Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бөгелмәдә бер ир-ат янып үлгән

Бүген иртәнге сәгать дүрттә Бөгелмә шәһәренең Казан урамында фаҗига булды: шәхси йортка ут капкан. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә бу хәл турында сөйләделәр.

Янгын сүндерүчеләр урынга килеп җиткән вакытта йортның тәрәзәләреннән инде куе төтен чыккан. Утны сүндергәндә 60 яшьлек ир-ат табылган. Беренчел мәгълүматлар буенча, ул йортның хуҗасы һәм аның өченче төркем инвалид булуы ачыкланган. Аңсыз хәлдә яткан ир-атны урамга алып чыкканнар һәм ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләренә тапшырганнар. Табиблар ир-атның үлгән булуын раслый.

Йортта чыккан янгын сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән булырга мөмкин, беренчел мәгълүматлар шуны күрсәтә.

«Вакыйга урынына Бөгелмә шәһәре прокуроры Артем Кривоносов китте. Тикшерү үткәрелә. Аның барышы һәм нәтиҗәләре шәһәр прокуратурасы тарафыннан контрольдә тотыла», – дип сөйләде Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

Фото һәм мәгълүмат https://tatar-inform.tatar/news/bogelmada-invalid-ir-at-tamakese-belan-ioklap-kitkan-ham-oenda-yanyp-ulgan-5855160 сайтыннан алынды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөгелмәдә бер ир-ат янып үлгән