Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Дәүләттән бер тапкыр бирелә торган 20 мең сум акчаны бирә башладылар

Акчаларны гражданнарга күчерә башладылар.

Россия гражданнарына яңа акчалата түләүләрне бүген үк бирә башлыйлар. Мондый акчалар кешеләргә Пенсия фондыннан киләчәк, ә аны алу өчен моңа кадәр гариза бирергә кирәк иде, дип хәбәр итә PRIMPRESS.

Белгечләр сүзләренә караганда, акчаларны балалары туган гаиләләргә бирәчәкләр. Мондый гражданнарга дәүләттән бер тапкыр бирелә торган акча бала туганда матди ярдәм сыйфатында бирелә.

Мондый бер тапкыр бирелә торган пособие күләме 20 мең сумнан аз гына артып китә. Ә акчаны төрле ысуллар белән, әнинең хезмәт статусына карап алырга була. Әгәр әни бала табуга кадәр эшләсә яки декрет ялында булган булса, акчаны эш бирүче күчерергә тиеш. Моның өчен эшләгән компаниягә гариза бирергә кирәк.

Әгәр әни кеше баласы туганчы эшләмәсә, түләүне Пенсия фонды бирәчәк, ул әлеге вәкаләтләрне быелдан социаль яклау идарәсеннән алган. Акча алу өчен Пенсия фондына гариза бирергә һәм төрле раслаучы документлар, шул исәптән сабый туу турында таныклык тапшырырга кирәк.

Белгечләр документларны ун эш көне эчендә карарга һәм карар кабул итәргә вәгъдә итә. Аннары түләү гаризада күрсәтелгән банк реквизитларына биш эш көне эчендә күчереләчәк. Ягъни апрель урталарында гариза тапшыручыларга акчаны 4 майдан бирә башлыйлар.

http://һttp://alabuganury.ru/news/h%D3%99b%D3%99rl%D3%99r/bgennn-dlttn-ber-tapkyr-birel-torgan-20-me-sum-akchany-bir-bashlyylar

https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бүгеннән дәүләттән бер тапкыр бирелә торган 20 мең сум акчаны бирә башлыйлар