Бозылган ашны - түгәргә, яратмаган хатынны аерырга кирәк...
Кирәкмәгән нәрсә һәрвакыт комачаулый. Аннан нәкъ үз вакытында котылырга кирәк. Кирәкмәгән кием бар икән, аны юк итәргә. Бозылган ашны түгәргә. Иске агач булса – утынга кисәргә. Яратмаган хатын булса – аерырга. Хатын турындагысы, бәлки, бик кискен кебек яңгырыйдыр. Киемне ташлап, ашны түгеп, утынны кисеп була. Бу берни дә тормый. Ә хатын аеру...
Монсы авыррак... Шуңа күрә, кешеләрнең бик күбесе яратмаган пар белән гомер итә. И-и, алай гына түгел ул. Кешеләрнең бик күбесе кирәкмәгән киемен дә ташламый, бозылган ашны да түкми әле. Утын кисү, ә аннан да бигрәк, хатын аеру турында сөйләп тә торасы юк.
Менә минем бер күрше хатыны бозылган ашын гел Фатыйма карчыкка кертеп бирә. 99 яшьтә теге карчык, колагы ишетми, күзе күрми, авызы – тәм, танавы ис сизми. Шуңа күрә, теге ашны авызын чәпелдәтә-чәпелдәтә бик тәмләп ашый да рәхмәт әйтеп дога кыла. Гаепләп булмый инде ул күрше хатынын да. Гөнаһ дип тә булмый. Гомере буе юл буе ашханәсендә эшләгән – бозылган бер ризыкны да әрәм итә белми, барсын да кемгәдер ашатып күнеккән.
Ә бер танышым кием җыя. Ташламый ул аларның берсен дә. Юк, мин иске колготки эчендә суган саклаган хатын-кызны аңлыйм әле. Иренең трусигын өстәл чүпрәге итүчене дә аңларга була. Өйрәнгән корал кулга рәхәт, диләр бит. Димәк, аңа шулай җайлы. Ә бу танышымны аңлый алмыйм. Моның чоланында капчык-капчык киемнәр эленеп тора. Бу капчыктагыларын беренче зарплатасына сатып алган, бу күлмәген киеп беренче тапкыр үбешкән, бу күлмәген киеп кияүгә чыккан, бу киемен беренче баласын тапканда кигән, ә монсы икенче баласының беренче күлмәге... Гаепләп әйтү түгел инде, һәркемнең үз тараканы... Әйткәндәй, моның тараканнары да шунда, капчыклар тирәсендә яши. Иде. Хәзер юкка чыктылар. Гомумән, соңгы елларда таракан бик дефицитка әйләнде. Әллә үлеп беттеләр, әллә бәхет эзләп көнбатышка чыгып киттеләр, белмәссең.
Мин үзем кирәксез нәрсәләрдән котылу ягында. Файдасы тимәгән нәрсәнең зыяны тия. Шул ук таракан, мәсәлән. Аның бер файдасы да юк бит инде – ни ите, ни сөте. Ә зыяны әйтеп бетергесез. Иң беренчесе, әлбәттә, алар төрле пычрак урыннарда йөриләр дә аякларын да юып тормыйча өстәлгә менәләр. Ә шуграгы авызын да юып тормыйча, төннәрен килеп иренеңне тешләп алырга мөмкин. Ә син шул иренең белән үбешергә... Зыяны күп, кыскасы. Яки чебен. Яки черки. Бер файдасы тими, ә колак төбендә безелдәп төн йокысы бирми, ә йоклап китсәң каныңны эчә. Яки салым инспекциясе. Син үз эшеңне ачасың, сиңа беркем бер тиен акча бирми, берничек ярдәм итми. Ниһаять, бераз аягыңа басып, түккән көчеңне һәм акчаңны кире кайтарам дип торганда, черки кебек безелдәп, налог инспекциясе килеп җитә: «Башта салым түлә, аннан тыныч йокларсың...» Хөкүмәт... Әй лә, үзебезнең хөкүмәт түгел инде, үзебезнеке әйбәт безнең... Үзебезнең салым инспекциясе дә, хөкүмәт тә әйбәт. Вәт менә, шул чит ил хөкүмәте яман. Бер файдасы тими, ә көн саен бурычка батыра.
Гомумән, табигаттә файдасы да зыяны да тими торган нейтраль нәрсә булмый. Зыяны юк икән, димәк, файдасы бар. Файдасы юк икән, димәк, зыяны бар. Икенең бере генә. Өченче юл юк. Табигать, гомумән, өченче юлны уйлап тормаган, моны уйлап табу өчен ул кешене яралткан.
Шуңа күрә... Файдасы тимәгән нәрсәдән котылырга кирәк. Моны без барыбыз да беләбез инде. Кирәкмәгән киемне - юк итәргә, бозылган ашны - түгәргә, иске агачны – утынга кисәргә, яратмаган хатынны – аерырга, салым инспекциясен – борчымаска, хөкүмәтне – мактарга...
http://arskmedia.ru/news/yazmyshlar/bozylgan-ashny-tgrg-yaratmagan-khatynny-aeryrga-kirk
https://photo.tatar-inform.ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев