Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Буыннан-буынга күчә татарлык: Шәмсуаровлар гаиләсе турында республика журналы яза

Лениногорск районы Мөэмин-Каратай авылында гомер итүче Шәмсуаровлар гаиләсендә туган телгә мәхәббәт бишектән үк башланадыр.

"Сөембикә" журналы яза.

Юк, алар сөйгән ярларын сайлаганда ук татарлыкны беренче урынга куя, минемчә. Рәмзия апа белән Таһир абый гаиләсе районда гына түгел, Татарстаныбызда күпләргә үрнәк. Татар халкына хас булган моңны да, матурлыкны алган алар үзенә. Гаилә башлыгы – Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Ш. Бикчурин, С. Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты, «Мәдәни казанышлар» күкрәк билгесе иясе, Россия мәктәпләренең мәгариф отличнигы, Россия гуманитар Фәннәр академиясенең мактаулы академигы, халыкара эшчәнлеге өчен «Алтын роза» медале иясе, шагыйрь, публицист, җырчы, Ш. Бикчурин исемендәге «Чишмә» иҗат берләшмәсе җитәкчесе. 


Мин авылның гади бер малае,
Гади генә кеше нибары...

Бу юллар – Таһир абыйның шигырь юлларыннан. Гади генә кеше нибары, дип язган ул. Күңеле тулы иҗат уты янып торган кеше гади була аламы икән? Шул сорауга җавап эзләп карыйк әле...

Тугыз оныгын янына утыртып, газиз ана телебездә үзе язган әкиятләрен, шул балаларга багышланган шигырьләрен укый. Монда инде «Туган телне ничек саклап калырга?», «Татар милләтен ничек үстерергә?» кебек сорауларның урынсыз булуы аңлашыла. Шундый матур күренештән, ирексездән, күзгә шатлык яшьләре килә.

 Таһир абый 5 нче сыйныфтан  шигырьләр яза башлый. Төрле иҗади бәйгеләрдә күп тапкыр җиңү яулый. Һәр егет кешегә хас булганча, 1972–1974 елларда Ватан алдындагы бурычын үти. Армия сафларыннан әйләнеп кайткач, 1974 елдан башлап 40 ел гомерен укытучы дигән изге һөнәргә багышлый. Балаларга ана телен укыта, мәктәп директоры булып эшли. Шул эшләгән дәвердә – 1976–1981 елларда читтән торып Казан дәүләт педагогика институтында татар теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеге буенча югары белем ала. Һәр эшен төптән уйлап, җиренә җиткереп башкара Таһир абый. 1981 елда авылдашы Рәмзия апа белән гаилә корып җибәрәләр. Рәмзия апа да шушы ук авылда туып-үскән. Таһир абый белән бер мәктәптә белем алып, юллары да гел кисешеп торган. Тыйнак, сабыр Рәмзия апа – аш-су остасы. Озак еллар Мөэмин-Каратай авылында терлекчелектә эшли. Кулыннан килмәгән эше юк. Сәнгатькә, иҗатка гашыйк: бик матур җырлый, оста итеп бии дә, спектакльләрдә башкарган тормышчан рольләре белән авылдашлары күңелен талантлы актриса буларак та яулап ала. Өч бала – ике кыз һәм бер улга гомер бүләк иткән бик бәхетле ата-ана Таһир абый белән Рәмзия апа. Хәзерге көндә тугыз оныкларына иң кадерле әби белән бабай алар. 

 Шәмсуаровлар нәселенең дәвамчылары булган балалар киләчәкне, дөрестән дә, бүгеннән үк күзаллап яши. Теле ана теле белән ачылган балаларның зур уңышка ирешәчәгенә шик тә юк. 
Өлкән кызлары Ләйлә иҗат юлын сайламаса да, хәзерге көндә аеруча кирәкле һөнәр иясе. Лениногорск Үзәк шифаханәсендә шәфкать туташы булып эшли ул. Шәфкатьлелек сыйфатлары канга сеңгән балалар башка юлны сайлый да алмыйдыр, мөгаен. Тормыш иптәше Илдар белән дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Уллары Динар Әлмәт спорт көллиятендә 4 нче курста укый. Киләчәк тормышын спортка багышларга ниятли. «Сәламәт тәндә – сәламәт акыл» девизы белән яши яшьләр.

Сәламәт милләт – сәламәт киләчәк, дип тә өстәр идем. Әби-бабасыннан күчкән иҗатка мәхәббәт Динарга мәктәп елларында район, республика күләмендәге бәйгеләрдә нәфис сүз сәнгате өлкәсендә җиңүләр яуларга да ярдәм итә. Энесе Илсаф та абыйсы кебек нәфис сүз бәйгеләрендә мәктәп, район, республика данын яклый. Киләчәктә артист һөнәрен сайларга уйлый. 2018 елда Бөтендөнья «Глаголица» бәйгесендә Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең махсус бүләгенә лаек була. Таһир бабасы юлын дәвам итеп, Илсаф үзе дә үзенчәлекле шигырьләр иҗат итә. Динә белән Дилә дә абыйларыннан бер дә калышмый. 


Кызлары Ләйсән Рахманова-Шәмсуарова – хәзерге көндә Лениногорск шәһәрендә Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәнең милли бүлек җитәкчесе. Балачактан китап укып үскән кыз китаплар дөньясында яши. Лениногорск педагогика училищесының музыка бүлеген тәмамлаган. Бүген Казан дәүләт мәдәният институтының 3 нче курсында белем алуын дәвам итә. Район, республика күләмендәге мәдәният бәйгеләрендә бик теләп катнаша. Үзе моңлы тавышлы җырчы да, бик өметле публицист та. Тормыш иптәше Илһам белән ике бала – Сөмбел белән Раязны тәрбияләп үстерәләр.

 Таһир абый белән Рәмзия апаның төпчек балалары – уллары Искәндәр 1нче сыйныфтан ук башлап милли көрәш белән шөгыльләнә. Чын татар, батыр егет булып үсә ул. Шулай ук гер спорты белән мавыга, төрле йөгерү ярышларында актив катнаша. Хәзерге көндә Казан шәһәрендә  тренер булып эшли.  Тормыш иптәше Гөлфия белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Әтисеннән үрнәк алып, 2 нче сыйныфта укучы уллары Инсар 3 яшьтән үк хоккей белән шөгыльләнә. Хәзерге көндә республика күләмендә уздырылучы хоккей турнирларында өметле яшь хоккейчы буларак катнаша. Кызлары Сәфинәнең зур хыялы – җырчы йә биюче булу. 


Таһир абый – ун китап-җыентык авторы. Татарстан китап нәшриятында балаларга багышланган «Җырчы чикерткәләр» исемле китабы басылып чыккан. Күп шигырьләре татарны горур милләт буларак саклап калган иманлы, динле, гореф-гадәтле авылга багышланган. Туган якка, туган нигезгә булган мәхәббәтен шигырь юлларында да күп чагылдыра ул. Иҗаты самими, гади, ихлас булуы белән аерылып тора. Төрле теманы колачлаган иҗат үрнәкләре дә китап укучыны үзенә җәлеп итә. Таһир Шәмсуаров хәзерге көндә авыл китапханәсендә китапханәче булып эшли. Китап сөючеләргә, балаларына, оныкларына татар язучыларының әсәрләрен даими тәкъдим итә, матур әдәбият дөньясына сәяхәткә чакыра.

Моннан тыш, әле ул хикәя, поэма жанрында да актив иҗат итә. Тугыз оныгын янына утыртып, газиз ана телебездә үзе язган әкиятләрен, шул балаларга багышланган шигырьләрен укый. Монда инде «Туган телне ничек саклап калырга?», «Татар милләтен ничек үстерергә?» кебек сорауларның урынсыз булуы аңлашыла. Шундый матур күренештән, ирексездән, күзгә шатлык яшьләре килә. Бу гаиләдәге балалар татар булулары белән горурланып үсә. Минем дә күңелне милләтем өчен горурлык хисе биләп ала. Тирә-як нурга күмелгән кебек була. Ә ул чынлыкта да шулай. Таһир абый – гаҗәеп нурлы шәхес, ак бабай, дияр идем. Аның күңел җылысы якыннарына гына түгел, бөтен галәмгә җитәрлек. Нәкъ үзе язганча...
Мин авылның гади бер малае,
Гади генә кеше нибары.
Минем күңел гасырларны иңли,
Бар белгәне аның Җир шары.

 

Тулырак: http://syuyumbike.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев