Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Челтәрле бизнес белән шөгыльләнүнең гөнаһы күпме?

Шәригать буенча финанс пирамидаларында катнашырга, челтәрле бизнеста эшләргә ярыймы?

Ни өчен челтәрле бизнеста сатыла торган товарны алмау хәерлерәк? Казанның «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин белән шул турыда сөйләштек. (ИНТЕРТАТ)
 

- Нурулла хәзрәт, шәригать буенча мөселман кешесенә бары тик хәләл эш белән шөгыльләнергә, шушы эштән хәләл керем алырга ярый. Финанс пирамидалары һәм челтәрле бизнес хәләл саналамы?

Кешегә бу дөньяда яшәргә ризык, шул ризыкны алыр өчен акча кирәк. Акча табуның төрле ысуллары бар. Бу ысулларның иң җайлысы — җирдән хәзинә табып, шуны казып аласың да, гомер буе рәхәтләнеп яшисең, эшлисе юк. Ләкин тормышта алай булмый. Без акчаны ниндидер юл белән эшләп табарга тиеш.

Коръәни Кәримдә дә: «Бер-берегезнең малларыгызны гөнаһлы юл белән ашамагыз», — диелә. Ни өчен шулай әйтелгән? Чөнки без акчаны бер-беребездән алабыз. Ниндидер хезмәт күрсәтәбез, йә нәрсә дә булса сатабыз. Шуңа җавап итеп, акча бирәләр. Шунлыктан хезмәт күрсәтү яки нәрсәне дә булса сату хәләл юл белән булырга тиеш.

Монда кагыйдәләр бик гади. Кешегә азрак акча биреп, күбрәк итеп алырга ярамый. Биргән акчадан күбрәк алу риба дип атала. Бу ысул белән шөгыльләнгән кеше акчаны хәрам юл белән эшли. Аның гөнаһы шул кешенең үзенә була. Кызганыч, банк системасы шушы юлда корылган.

Хезмәт күрсәтүгә килгәндә, монда да хәләл һәм хәрам юллар бар. Әйбер сатканда да хәләл, хәрам нәрсәләр сатарга һәм рөхсәт ителгән, ителмәгән юллар белән сатарга була. Мәсәлән, кеше үзе хуҗа булмаган әйберне сатарга мөмкин. Нәрсә сата ул? Бернәрсә дә сата алмый. Чөнки сатыла торган әйбер аныкы түгел. Бу очракта сатучы сата, ә алучы ала алмый. Сатучы саткан товарның хуҗасы булырга тиеш.

Финанс пирамидалары һәм челтәрле бизнеска килгәндә, аларның икесен дә бер дәрәҗәгә куеп булмый. Финанс пирамидасы алдауга нигезләнгән. Кешедән акча җыясың да, шул җыйган акчаның күпмедер өлешен кешегә кире таратасың. Калганы үзеңә кала. Шуңа пирамида дип атала да инде ул. Өстәгеләр акча эшли, аска әзрәк төшә, ә менә соңыннан килүчеләр бернәрсә дә алмый.

-  Ә челтәрле бизнес?

Челтәрле сату бераз икенче төрле төзелгән. Монда кеше ниндидер товарны сата. Ләкин бу товарны ул үзе сатып алмаган, ул аны кешегә тәкъдим итә. Кеше ризалашканнан соң, ул аны кайдандыр табып, алып килеп бирә. Бер караганда, бу системада гөнаһ юк кебек. Шуңа күрә кайбер галимнәр аны рөхсәт итә. Әмма бу — гадәти сәүдә дә түгел. Бу очракта сатучы башта үзе товарны сатып алып, каядыр куеп, аны кешегә күрсәтеп сатмый. Ул башта кеше эзли. Бу товар сатуга түгел, ә халыкны җәлеп итү системасына охшаган. Кеше табылганнан соң, билгеле бер килешүләр белән исемнәрен язып, әле үзенә дә яздырып куя.

Классик сәүдәгә охшамаган бу. Кибеткә килгәннән соң синнән бит документ сорамыйлар. Кибеттә килешүләр дә төземиләр. Ә челтәрле бизнеста кешеләрнең даими сатып алучылары барлыкка килә. Шулар алып торганда, сатучыга файда килә. Гәрчә ул үзе бернәрсә дә сатмый. Акчаны ул клиентлар тапкан өчен ала.

ДӘВАМЫ:  https://intertat.tatar

фото: https://pixabay.com/ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев