Заман сулышы

«Дин юлыннан чыкмый, татарлыгыбызны югалтмый яшәргә иде»

Гыйнвар ахырында шәһәребезнең "Ихлас" мәчетендә, Татарстан мөселманнарының баш казые - Җәлил хәзрәт Фазлыев, намазга җыелган мөселманнар каршында җомга вәгазе укыды. Аны тыңларга кайбер авыллардан да, дингә битараф булмаган дин кардәшләребез килгән иде. Вәгазен, Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмнең хәдисеннән башлады: "Һәрберегез көтүче һәм һәрберегез үзенең көтүе өчен җаваплы". Бу хәдис бик тирән...

Гыйнвар ахырында шәһәребезнең "Ихлас" мәчетендә, Татарстан мөселманнарының баш казые - Җәлил хәзрәт Фазлыев, намазга җыелган мөселманнар каршында җомга вәгазе укыды. Аны тыңларга кайбер авыллардан да, дингә битараф булмаган дин кардәшләребез килгән иде.


Вәгазен, Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмнең хәдисеннән башлады: "Һәрберегез көтүче һәм һәрберегез үзенең көтүе өчен җаваплы". Бу хәдис бик тирән мәгънәгә ия һәм бик күпләргә кагыла. Гаилә башлыгыннан алып, ил башлыкларына кадәр. Һәр ир-ат үз йортында һәркем һәм һәрнәрсә өчен җавап тотарга тиеш булса, шулай ук һәр хуҗалык башлыгы (зурмы ул, кечкенәме), мөдирме, министрмы, үз кул астындагы хуҗалыкны, анда эшләгән кешеләрнең мәнфәгатен канәгатьләндерү өчен кулыннан килгәннең барын да эшләргә тиеш. Эшләгәннәре өчен (яхшымы, яманмы) Аллаһ Раббыбыз каршында җавап бирәсебезне онытмаска өндәде.
Рабигүл-әүвәл аеның 12 нче көне (24.01.) - Мәүлид кичәсе бөтен дөнья мөселманнарының зур бәйрәме икәнне искә төшерде. Бу көнне сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд дөньяга килгән. Аллаһы Тәгалә аңа пәйгамбәрлек биргән, Коръән иңдергән. Җир йөзендә ислам динен җәелдерергә һәм кешеләрне шул дингә өндәргә боерган. Күбебез белгәнчә, Пәйгамбәребез ул бурычны, бик күп каршылыкларны җиңеп, үтәп чыккан.
Һиҗрәтнең унынчы елында Пәйгамбәребез 100 мең мөселман белән хаҗга бара. Башка җирләрдән килгән мөселманнар белән бергә изге Гарәфәт калкулыгында 124 мең кеше җыелып, алар алдында Пәйгамбәребез бөтен дөньяга киң танылган хушлашу вәгазен укый. Ул бөтен кешелек дөньясына Бердәнбер Аллаһны танырга өнди. "Мин сезгә юлдан язарга ирек бирмәячәк нәрсәне калдырам. Ул - Коръән, Аллаһның Китабы", - ди.
Хаҗдан Мәдинәгә кайтып өч айга якын вакыт үткәннән соң, Пәйгамбәребез авырый башлый һәм берничә көннән соң дөнья белән хушлаша. Бу - рабигүл-әүвәлнең 12 нче көне булып, "Пәйгамбәрләр туган көннәрендә вафат булалар", дигән риваятьнең исбаты булып тора.
Җәлил хәзрәт, Пәйгамбәребез Мөхәммәднең дөньяда тоткан урынын аңлауга, аның тормыш юлын өйрәнүгә аз игътибар бирелгәненә басым ясады. Бигрәк тә балаларга тәрбия биргәндә, Пәйгамбәребезне һәр мәсьәләдә үрнәк итеп күрсәтүне һәм үзебезгә дә аның үрнәгендә тормыш алып барырга тырышырга өндәде. Тарихтан патшалар, хәрби каһарманнар турында балаларыбыз да, үзебез дә беләбез. Әмма Пәйгамбәребезнең тормыш юлына игътибарыбыз җитми. Бу карашны үзгәртмәсәк, безгә яхшы якка үзгәрергә ныклы нигез юк.
Вәгазен дәвам итеп: "Үзгәртеп кору башланганга ике дистә елдан артыграк вакыт үтеп китте. Бу вакытта инде яңа бер буын туып, үсеп җитеште. Динне тотуга бернинди каршылыклар булмауга карамастан, үсеш бу юнәлештә канәгатьләнерлек түгел. Ислам дине кануннары буенча яшәүчеләребез аз, мәчеткә йөрүчеләребез аз, динебезне өйрәнүчеләр, балаларына шәригать кушканча яшәү рәвешен өйрәтүчеләр аз. Шуның өчен гаиләләргә афәт, кайгы килеп тора. Эчкечелеккә, наркоманиягә, фахишәлеккә битараф булып яшибез", - диде. Аллаһ Рабыбызның Коръәндә әйтелгән сүзләрен китерде: "Динен ташлаган бер кавемне дә җир йөзендә тотмыйм, аларны хәерле башка кавем белән алыштырам". Бүгенге чынбарлык шуны күрсәтмимени? Туучыларга караганда үлүчеләр саны арта икән, бу инде безгә соңармыйча динебезгә ябышырга дигән сүз. Динне саклау өчен мәчетләр кирәк. Шуңа күрә дә элек безнең әби-бабаларыбыз начар өйләрдә, землянкаларда яшәсәләр дә, зур-зур мәчетләр салдырганнар. Чөнки алар мәчетсез, җәмәгать намазсыз дин югалганын аңлаганнар. Кайда җәмәгать намазы бар, анда дин бар. Кай төштә диннең хәлен беләсең килсә, җәмәгать намазын кара.
Мәгълүмат чыганакларыннан ишетеп, күреп торабыз, җан өшеткеч җинаятьләр эшләнә. Аллаһ - дөньяның хуҗасы, һәм ул тузан бөртеге хәтле яхшылыгыбыз да, тузан бөртеге хәтле начарлыгыбыз да югалмый, ди. Әйткән начар сүзебез, укымаган намазыбыз, сөйләгән гайбәтебез, ашаган дуңгызыбыз, эчкән аракыбыз-нинди начарлыгыбыз бар, барысы да әнә шул җинаятьләрдә безнең дә өлешебез барлыгын дәлилли. Әгәр яхшылыкларны күбрәк эшләсәк, һәр әйткән бисмиллабыз, һәр иелгән сәҗдәбез, һәр әйткән «Ләә иләәһә илләллаһ» үзебезгә яхшылык булып кайта. Шуның өчен күбрәк изгелек, яхшылык эшләргә тырышып калырга кирәк.
Без түрәләрне сүгәргә яратабыз, мәктәпләрне, балалар бакчаларын яптылар. Ата-аналарга, балаларга өстәмә уңайсызлыклар тудыралар, дип зарланабыз. Ә бит хатыннарыбыз бала тудырырга теләми, бигрәк тә өчне, дүртне, аннан да күбрәкне. Күп кенә гаиләләрдә бер генә бала. Шулай булгач, түрәләрне сүгүдән файда юк. Өч-дүрт бала өчен бина җылытып, укытучылар тотып, башка хуҗалык эшләренә акча түгеп, булган байлыгыбызны исраф итәбез. Ә яшь әниләребез, кызларыбыз, бала табып үстерү урынына тиз генә аборт ясап, бала мәшәкатьләреннән котылып, үзләрен генә кайгыртып яшиләр, өсләренә зур гөнаһ алалар.
Гаилә коруга, ата-аналарыбыз да, яшьләр дә бик җиңел карый. Һәрбер гаиләнең үзе эчендә кечкенә мөселман дәүләте булуын онытабыз. Тотрыклы, иманлы гаиләләр күпчелекне тәшкил итмәгәндә, илнең якты киләчәге дә икеле. Малларны кушылдырганда да нәселле үгез эзлибез. Этләр, песиләр конкурслары үткәргәндә, аларның паспортларын карап, нәселләрен тикшерәләр. Ә без, күз нурларыбыз-балаларыбызны тормыш юлына бастыру өчен бернинди дә әзерлек эшләре алып бармыйбыз. Кияү-киленнәребезнең ыруг-нәселләрен белмибез. Бала чактан ук балаларыбызга бу мәсьәләләр буенча аңлату эшләре күбебездә алып барылмый. Нәтиҗәсе - ирсез хатыннар, ятим балалар, илнең тотрыксызлыгы. Әниләребез, әбиләребез нинди авыр елларда, 5-10 бала үстереп, чын кешеләр тәрбияләгән, чөнки Аллаһның җәзасыннан курыкканнар, баладан котылу юлларын эзләмәгәннәр. Тырыш хезмәт аша, барлык авырлыкларга каршы торып, Аллаһ Раббыбызның ярдәменә ышанып, аның кушканнарын үтәп, хәрам ризык кулланмыйча, алдагы тормышның матуррак булачагына ышанып яшәгәннәр. Тормыш авыр дигән елларда һәр йортта өч бала булса, хәзер ике йортка бер бала".
Хәзерге вакытта кайбер яшьләребез тарафыннан йөртелә торган сакал мәсьәләсенә тукталып китте. Элек-электән татар картлары кыска гына итеп калдырылган сакал йөрткәннәр. Хәзер аңламассың, әллә чиркәүдәге поп, әллә кем. Үзләре Пәйгамбәребез шундый сакал йөрткән дип аңлата. Диндә нинди сакал йөртергә икәнлеге күрсәтелмәгән, ул сөннәт гамәл. Ләкин без, аерым бер халык буларак, үз йөзебезне, гореф-гадәтләребезне югалтырга тиеш түгел дип саныйм, диде хәзрәт.
Аннан хәзрәт Магнитогорскига баруы, андагы мөселманнар белән очрашуы турында сөйләде. Ул якларда заманында безнең яклардан көчләп куылган якташларыбыз бик күп, ди. Күпчелеге акыллы, иманлы, ахирәтен дә, дөньясын да тигез алып бара торган халык. Кая гына яшәсәләр дә, аларга нинди генә авырлыклар тудырсалар да, иманнарын җуймыйча,тырышып, бүгенгесе көндә дә чын мөселманнар булып тормыш алып баралар. Анда куып китерелгән халыкның нинди авырлыклар кичергәннәрен күз яшьсез тыңлап булмый, ди. Әти-әниләре Саба районының бер авылыннан булган укытучы белән аралашып, әти-әниләренең кемнәр тарафыннан куылганын белгән. Татарстанга кайткач Җәлил хәзрәт ул кешеләр белән кызыксынып, аларның күптән инде эчкечегә әйләнеп үлүен, улының йортсыз-җирсез бер мескенгә әйләнгәнен ачыклаган.
Иманлы кешеләрне Аллаһ үзенең ярдәменнән ташламый. Шуның өчен дин юлыннан чыкмыйча, балаларыбызны да, оныкларыбызны да Коръән кушканча яшәргә өйрәтеп, әби-бабайларыбызның гореф-гадәтләрен онытмыйча, татарлыгыбызны югалтмыйча яшәргә өндәде.

Теги: Дин
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: