Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Дәүләт Думасында эчкечелеккә каршы көрәш буенча федераль программа әзерләргә ниятлиләр

Дәүләт Думасында Россиядә эчкечелеккә каршы көрәшне активлаштырырга чакырдылар. Аерым алганда, бердәм федераль программа әзерләргә һәм алкогольгә каршы эшнең нәтиҗәлелеге буенча махсус критерийлар кертергә тәкъдим ителә. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Депутат Ярослав Нилов билгеләп үткәнчә, алкоголь куллану дәрәҗәсе югары булган төбәкләргә аеруча игътибар бирергә кирәк. Тик ул кайсы төбәкләр хакында сүз баруын әйтмәде. Шул ук вакытта, ул «исерткеч эчемлекләр куллану мәсьәләсендә үз традицияләре» булган Төньяк Кавказны билгеләп үтте.

Һәр төбәктә нәтиҗәлелекнең төп күрсәткечләрен бәяләп, программаны гамәлгә ашыруга җитди рәвештә тотынырга кирәк, дип искәртте Нилов. Аның фикеренчә, катгый кагыйдәләр гамәлдә булган алкоголь сата торган махсус кибетләр ачу, шулай ук социаль рекламаны көчәйтү зарур.

«Аракы сөт белән янәшә тормаска, ә махсус кибетләрдә генә сатылырга тиеш. Анда 18 яшькә кадәрге үсмерләрнең керүен чикләячәкләр, субъектта продукция сатуның билгеләнгән тәртибенә бәйле рәвештә катгый эш режимы гамәлдә булачак», - диде Нилов.

https://tatar-inform.tatar/news/daulat-dumasynda-eckecelekka-karsy-koras-buenca-federal-programma-azerlarga-niyatlilar-5858542

https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X