«Җен хатыны»
СССР чорында шушы рухтагы шигырьләрне ятлап, дингә каршы пропаганда шартларында тәрбияләнеп үстек һәм яшәдек шул. Әмма бер вакыйга минем “совет акылыма” җимергеч тәэсир ясады.
Габдулла Тукай 1909 елда үзенең “Сабыйга” шигырендә:
“Һич сине куркытмасыннар шүрәле, җен һәм убыр;
Барчасы юк сүз – аларның булганы юктыр гомер.
Җен-фәлән дип сөйләшүләр искеләрдән калган ул;
Сөйләве яхшы, күңелле – шагыйрәнә ялган ул”, – дип язган.
Таныш тиешле яшь-чибәр хатын бездә бер-ике кич кунып китте. Шәһәргә имче-томчы әбигә өшкерелергә килгән икән. Әйтсәң, кеше ышанмаслык хәлләр турында сөйләде ул.
Яратып йөргән егете белән гаилә корган алар, уллары белән кызлары дөньяга туган. Шофер ире икешәр-өчәр атнага командировкаларга китеп эшләгән. Яшь хатын ир назына сусаган. Ялгыз төннәренең берсендә моның җенси якынлык кылу теләге шулкадәр көчле-тыелгысыз булган ки, яшь хатын: “Җен үзенеке итсә дә каршы тормас идем”, – дип үзалдына әйткән. Инде йокымсыраган вакытында яшь хатынны кемдер кочаклый-үбә башлаган, әлеге назлаулардан җенси якынлыкка керешкәнче үк ләззәт кичергән.
– Иртән уянып, янымда бер кешене дә күрмәгәч, мин моны төш кенә булгандыр, дип уйладым. Ләкин, кич җитеп, йокларга яткач, теге күзгә күренмәс җан иясе мине тагын назларга кереште, якынлык кылды. Сәер хәл төн саен кабатланды, – ди таныш хатын.
Вакытлы саташу гына булып калмый бу “мәхәббәт”. Яшь хатын көндезләрен дә эш урыныннан фатирларына җене янына йөгерә, ә иң яманы никахлы иреннән ваз кичә. Хатынының боз кебек салкын сөйләшүеннән һәм тән читләшүеннән ир эчүгә сабыша, ахыр чиктә гаилә таркала. Вазифасын юньләп башкармаган, теләсә кайсы сәгатьтә өенә кайтып киткән яшь хатынны эшеннән азат итәләр. Әнисе кызындагы кискен үзгәрешләрне сизенә, сораштыра. Кызы: “Мин җен белән яшим”,- – дип серне чишәргә мәҗбүр була. Әнисе һәм туганнары аны имче-томчы әбигә барырга ризалаштыра.
Шәһәрдәге фатирда кунак хатын белән гадәти халәттә сөйләшеп утырабыз. Аерым мизгелләрдә ул кинәт тирән уйга кала, моңсулана.
– Җенем: “Барма ул әби янына, өшкерү үткәрмә”, – дип ялвара. Ни эшләргә дә белмим”, – дип аңлатты ул бу халәтен.
Мин дә аңа уеннан кире кайтмаска, әбигә барырга киңәш иттем. Имче-томчы әби өшкереп кайтарганнан соңгы хәл-күренешләр акылга сыймаслык иде. Яшь хатын идәндә тәгәрәп елады, ыңгырашты, үзен-үзе чәчләреннән йолкыды.
– Җенем дә елый, ник өшкерттең, хәзер мин китәм, синең янда кала алмыйм, ди. Җенемнән аерылышу бик читен, – ди яшь хатын.
Имче-томчы әби аңа: “Башта хәлең авыр булса да, түз. Ислам диненә бас, намаз укы, шунда тынычланырсың, җеннәр борчый алмас”, – дигән.
Яшь хатын бу киңәшләрне үтәде, ислам динендә саклану табып, ак яулыклы апага әверелде. Тик таралган гаиләләре кабат кушылмады.
Дамир Бәдриев
http://shahrikazan.ru/news/t%D3%A9rlese/en-khatyny-damir-bdriev
https://photo.tatar-inform.ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев