Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Европа берлеге артыннан тагын биш ил Россиягә карата санкцияләрне озайткан

Лихтенштейн, Черногория, Албания, Норвегия һәм Украина Европа берлегенең 15 сентябреннән үз көченә кергән карарына кушылып, Россиягә карата санкцияләрне тагын ярты елга озайттылар. Бу хакта берлек Советының рәсми порталында белдерелә, дип яза "Татар-информ""РИА Новости"га сылтама белән. Шулай ук сайтта Евросоюзның бу карарны "хуплавы" билгеләп үтелә . Искәртеп үтик: агымдагы елның 15...

Лихтенштейн, Черногория, Албания, Норвегия һәм Украина Европа берлегенең 15 сентябреннән үз көченә кергән карарына кушылып, Россиягә карата санкцияләрне тагын ярты елга озайттылар.

Бу хакта берлек Советының рәсми порталында белдерелә, дип яза "Татар-информ""РИА Новости"га сылтама белән.

Шулай ук сайтта Евросоюзның бу карарны "хуплавы" билгеләп үтелә .

Искәртеп үтик: агымдагы елның 15 сентябреннән 2017 елның 15 мартына кадәр Евросоюз Советы Россиянең һәм Украинаның 146 физик һәм 37 юридик затына карата шәхси санкцияләрне озайтты. Бу исемлеккә ЕС Украинаның территориаль бөтенлегенә һәм мөстәкыйльлегенә зыян китерүдә җаваплы дип санаган кешеләр һәм оешмалар кергән. Санкцияләр ЕС илләрендә банк активларын "туңдыру"да һәм Евросоюзга кергән дәүләтләргә сәфәр кылу өчен виза бирүне тыюда чагыла.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев