Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Федотовка авылы ансамбле Мәдәният сараенда Нардуган бәйрәме үткәрде

Лениногорск Мәдәният сараенда керәшен кич утыруы узды.

Әлеге кич утыруга районыбызның керәшен авылыннан – Федотовкадан “Аланлык” ансамбле килде. Алар буш кул белән килмәгән, Нардуган бәйрәмендә үткәрелә торган “Йөзек салу” уенын тәкъдим иттеләр.

Керәшеннәрнең буыннан-буынга тапшырырлык матур бәйрәмнәре бик күп. Шуларның берсе –мәҗүси бабаларыбыздан килгән –  Нардуган бәйрәме. Керәшен татарлары Яңа ел бәйрәмен Нардуган дип атаганнар. “Нар” кояш дигәнне аңлата.

“Нардуганны барлык керәшеннәр дә белә. Совет чорында авылларда зурлап үткәрелә иде. Ул Раштуадан соң, 7 гыйнварда башлана. 19 гыйнварга кадәр дәвам итә. Төп шарты – кунаклар йөзләрен танымаслык итеп яшерергә тиеш, битлекләр киергә. Алар йорттан-йортка кунакка кереп, хуҗаларга Яңа елда муллык, иминлек теләгәннәр. Бәйрәмдә җырлап биегәннәр, шаярганнар”, - дип сөйли Федотовка авылы мәдәният йорты директоры Людмила Афанасьева.

“Аланлык” ансамбле Мәдәният сараенда узган кич утыруда әлеге бәйрәмдә уйный торган “Йөзек салу” уенын тәкъдим итте.
Шулай ук кич утыруда Туган якны өйрәнү музее үзләрендә сакланучы керәшен күлмәкләрен алып барып, күргәзмә оештырган иде.

Үзәк китапханә исә китаплар күргәзмәсе ясап, тамашачыларны үз өстәленә җәлеп итте.  

 

Язманы тулырак «Заман сулышы» газетында 17 гыйнварда  укый аласыз.

фотолар: үзәк китапханәдән

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев