Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Федотовка мәктәбе укучыларны яңартылган килеш каршы алачак

Бүгенге көндә капиталь ремонт буенча федераль программа кысаларында районыбызның  Федотовка мәктәбендә зур эшләр бара, капиталь ремонт эшләре.

 

Федотовкадагы мәктәпкә 1987 елда нигез салынган. Мәктәптә Федотовканың үзеннән һәм шушы авыл җирлегенә керүче Кузьминовкадан укучылар укый. Шулай ук мәктәптә балалар бакчасы урнашкан. Никадәр генә сыйфатлы итеп башкарылмасын, бина барыбер еллар узгач, үзенең тузган икәнлеген сиздерә. Монда да шулай булган.

Мәктәп директоры Валентина Кириллова әйтүенчә, мәктәпкә нигез салынганнан алып,  ягъни 34 ел эчендә капиталь ремонт гомумән булмаган. Әйтергә кирәк, ул үзе дә шушы авылда укыган, яңа бина ачылгач укытучы булып эшли башлаган. Шунлыктан аңа бу мәктәп, аның язмышы тагын да якын, кадерле.
-    Ремонт безгә бик тә кирәк иде, программага керүне көттек. Түбәдән су үтә, кышын барлык тәрәзәләрдән җил өрә. Ремонттан соң бөтенләй башкача булыр, барысы да яңартыла бит, - ди директор.

Әйе, мәктәп тулысынча яңартыла. Түбә алыштырыла. Мәктәпнең фасады керамогранит плитәләре белән эшләнә. Керү өлеше яңартыла. Шулай ук җылыту, су белән тәэмин итү, канализация системалары да эшләнелә. Кыскасы, мәктәп “яңа күлмәк киеп” каршы алачак укучыларны. Дөрес, укучылар саны аз шул. Биредә тугызынчы классны тәмамлыйлар да, аннары 10-11 сыйныфта укырга Иске Куак мәктәбенә китәләр.


Федотовка мәктәбе бик күп чыгарылышларны озаткан. Араларында атаклы шәхесләр, горурланырлык ул-кызлар, тырышып эшләүче белгечләр бар: Вадим Антипов – юстиция генерал-лейтенанты, Афанасий Архипов – авыл хуҗалыгы академиясе доценты, Гәрәй Рәхим – шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның халык язучысы, Иван Осипов, Василий Семенов– атказанган нефтьчеләр, Татьяна Степанова – Татарстанның атказанган терлекчесе һәм башка бик күпләр мәктәптән белем һәм тәрбия алып чыкканнар.

-    Мәктәбебез зур булмаган авылда урнашса да, без барлык таләпләргә туры китереп, федераль стандартлар буенча укыту эшчәнлеге алып барабыз. Мәктәп капремонт буенча федераль программага керүгә шатланабыз. Исән-сау эшләргә булсын, - ди Валентина Кириллова. 

Тулырак "Заман сулышы" газетында


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X