Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Фәрит Мөхәммәтшин «брак» сүзен алмаштырырга тәкъдим итте

«Безгә буыннан-буынга тапшырыла торган традицияләрне сакларга кирәк», - диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин гаилә институты абруен күтәрү һәм ныгыту өчен «брак» сүзен «союз»га алмаштырырга тәкъдим итте.

«Мин статусны күтәрү, җәмгыятьтә гаилә җаваплылыгы белән бәйле сәясәтнең тарафдары булып калам. Сез, беренче чиратта, гаилә берлеге төзегән кешеләр арасында гаилә абруен күтәрү өчен җаваплы. Ни өчен мин гаилә берлеге дип әйтәм, чөнки „брак“ сүзен кабул итә алмыйм. Рус теле бай. Гаилә кору кебек ниндидер яхшы сүз табарга мөмкин түгелмени?» — диде Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе коллегиясе утырышында.

Аның фикеренчә, гаилә корган кешеләр үз карары өчен җаваплылык тоярга тиеш. «Әйдәгез, бу сүзне эзлибез. Бәлки, федераль үзәккә мөрәҗәгать итәрбез. Без „брак“ корырга тиеш түгел, ә калган гомергә нык бергәлек, гаилә төзергә тиеш», — диде парламент җитәкчесе.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/society/31-01-2022/f-rit-m-h-mm-tshin-gail-ne-abruen-k-t-r-chen-brak-s-zen-almashtyryrga-t-k-dim-itte-5848338

https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фарит мухаметшин слово брак слово союз