Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Фәрит Нәбиуллин: "Авыл кешесе өчен ат – чын ярдәмче"

«Хөрмәтлеләрем». Фәрит Нәбиуллин атларына шулай дип дәшә.

 

Хөрмәткә ни өчен лаек булганнарын да аңлата. Анысы турында соңрак әйтә әле ул. Иң элек – хыялланудан башлыйк.

Гомумән, Лениногорск районында яшәүче бу кеше турында республикада ишетмәгән кеше бармы икән ул? Чын атсөяр, чын ватанпәрвәр. Кыска хәтерне яңартыр өчен искәртик: Фәрит Нәбиуллинны нәселле татар атлары токымын торгызучы, кышын 400 аттан «Алга» сүзен ясап тездерүче дә, милләт дип янып йөрүче, тарих белән кызыксынучы дип белерсез. Ә милләт, авыл, татар язмышының атлардан аерылгысыз булуын яхшы аңлый ул.

– Хыялдан башланган эшем бу минем, – ди хәзерге вакытта 500ләп нәселле ат тоткан әңгәмәдәшебез. – 2010 елда тотынган идем, шул ук елны Башкортстан, Чиләбедән беренче атларны алып кайттым, ике елдан аларның санын 70кә җиткердем. Авылда үскән бала бит мин. Ул чакта атсыз авылны күз алдына китерү мөмкинме? Бабам да ат тоткан, мине өч яшемдә атка ул утыртты да инде. Атка мәхәббәт минем белән бергә тугандыр, дим. Ул минем балаларыма да күчте.

Кайтарырга, сакларга, югалтмаска! Халыкның татар атлары каршындагы төп бурычы хәзер шул дип саный Фәрит Нәбиуллин. Аныңча, ат тоту, үрчетү культурасы халыкта беркайчан да бетмәгән. Кайтара башладылар бит инде, хәзер күбрәк таратырга, дөньяга танытырга вакыт.

– Учак белән чагыштырып кара. Пыскып торса, чыбык ташлыйсың да, янып китә ул. Менә безнең татар аты дигән токымны кайтару да учакка утын өстәү булды, – ди атлар хуҗасы.

«Ат тоту – чыгымлы» дигән сүзләрне дә кире кага Фәрит Нәбиуллин.

– Табигать елдан-ел үзгәрә. Күпме фермер сыерларын сатты. Ни өчен? Азык җитми бит! Безнең көньяк-көнчыгыш районнарда таулар, әзме-күпме үлән үсә, кабыклар да бар. Аны сыер ашый алмый, билгеле. Безнең атлар исә табигатькә шулкадәр яраклашкан! Алар көне-төне тау битендә. Теләсә нинди табигать шартларына чыдам, азыкка талымсыз татар атлары. Бу мөмкинлекне аларны үрчетү өчен файдаланырга кирәк. Сыердан кеше бизеп бара, асрарга авыр, файдасы юк. Без атларны ике ай гына – февральдән апрель уртасына кадәр генә ашатабыз бит! Сыерны елына ничә ай ашатасың? Май уртасыннан октябрь уртасына кадәр ашый ул. Ә ат – ике ай. Аерма бармы? – дип аңлата эшмәкәр.

Атның даны – егет кулында, ди халык та. Әмма салаларда ат җигә, иярли алган егетләр бармак белән санарлык булса да калдымы икән соң?

– Гомумән, юк алар, – дип борчыла Фәрит Нәбиуллин да. – Авылларда ат та табып булмый хәзер. Без моны үзгәртергә тиеш, ат тотуның мөһимлеген үз халкыбызга җиткерергә тиешбез. Атыбызны күтәргәч, халкыбызны да күтәрәбез дигән сүз бит! Миннән: «Татарның аты булганмыни?» – дип көлгәннәр иде баштарак. Бернигә дә карамадым. Үз эшемне эшләдем, алга бардым. Менә бит: атларыбыз да булды, дәвамчым да бар – улым атлар турында миннән күбрәк тә белә. Нәселле татар атлары токымы торгызылды. Татар халкы үз атын кайтарды. Ат милләтебезне һәм авылларыбызны саклап калучы корал була ала, бу 100 процент шулай. Ни өчен? Менә «Аударыш», борынгы «Бәйге» уеннарын яңарттык. Аны һәр Сабан туенда үткәрергә кирәк! Чемпионатлар булырга тиеш. Атлар белән походларга йөрергә, әйтик, Казаннан кузгалып, Болгарга кадәр барырга кирәк. Бу хакта күп әйттем инде, колагына элүче күренми. Ниндидер курку бармы? Үз-үзеңә ышаныч юкмы? Авылны агрохолдинглар гына түгел, милли традицияләр дә саклый. Ярышлар, ат чабышлары булсын. Башка төр атларны танытырга кирәкми. Үзебезнеке бар! Авыл кешесе өчен ат – чын ярдәмче. «Хөрмәтлеләрем» – мин атларыма шулай дип дәшәм. Алар хөрмәткә лаек та! Алар табигатькә яраклашкан, аның белән бербөтен. Без ул – атларга хыянәт итүчеләр. Атлар күзлегеннән караганда, сатылган халык. Ат – безнең дус. Ул безгә хыянәт итмәячәк, сатмаячак. Хәзер инде шундый заманда яшибез: кеше кешене күралмый. Ат андый түгел!

Фәрит Нәбиуллинның атлар белән берлектә чынга ашырасы матур хыяллары да бар икән әле.

– 21 майда Оренбургның Татар Каргалысыннан Биләргә, Биләрдән Болгарга барырга җыенабыз. Татар атлары, дөяләр белән изге җиребезгә керәчәкбез. Бик матур күренеш булырга тиеш ул. Борынгы матур киемнәр киеп, гаскәриләр кебек! Хыялланып, зур планнар корып, бәләкәй авылларда да яшәп була. Зур шәһәрдә:   «Ник яшим икән?» – дип тормыш итәргә дә була, – ди ул.
 

Чулпан Гарифуллина

"Ватаным Татарстан"

 

 
 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев