Заман сулышы

Габдулла Тукайның тууына - 130 ел

Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген! - Нәрсәдән бу? - Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген! Бер мөкатдәс хис белән һәрбер кеше хәйран бүген; Уйный сазым да минем бәйрәм көен: бәйрәм бүген! Арттыра, күрдем, кояш гадәттәгедән балкуын; - Ул киенгәндер! - дидем, бәйрәм бүген, бәйрәм бүген! Хис итеп...

Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген!

- Нәрсәдән бу? - Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

Бер мөкатдәс хис белән һәрбер кеше хәйран бүген;

Уйный сазым да минем бәйрәм көен: бәйрәм бүген!

Арттыра, күрдем, кояш гадәттәгедән балкуын;

- Ул киенгәндер! - дидем, бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

Хис итеп һәр җирдә дә бер төрле хуш ис аңкуын;

Реклама

«Ислемай сөрткән икән дөнья!» - дидем, бәйрәм бүген!

Яр башыннан тыңладым мин бер суның дулкыннарын:

Сөйләшәләр үзара: «Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!..»

Тыңладым әкрен генә искәндә бәйрәм көн җилен;

Анысы да сөйли тагын: «Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!..»

Габдулла Тукай

Бүген татар халкының сөекле шагыйре Габдулла Тукайның туган көне.

Шул уңайдан, һәйкәл каршында бәйрәм чарасы узачак. Ул сәгать 10 да башлана. Рәхим итегез.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: