Галия апа Шакирҗанованың дүртаяклы дусларына карата шәфкатьлелеге чиксез
Еш кына песи яки эт алырга җынучылар барысын да уйлап бетермичә эш итә. Бераз вакыттан соң хайван аны ялыктыра башлый, туйдыра, нәтиҗәдә, чыгарып ташланган җан иясе.
Күп кешенең өйдә эт яки мәче баласы тотасы килә. Гаҗәп тә түгел, алардан да тугрырак җан иясе бар микән? Аларны өйдә асрарга алу нияте туу белән, яңа гаилә әгъзасына бәйләнешле мәшәкатьләр турында ныклап уйланырга кирәк. Мәче яки эт баласы – уенчык түгел ул.
Галия апа Шакирҗанова дүртаяклы җан ияләренә аерым бер җылылык белән карый. Шуңа күрә ташлап калдырылган эт яки песи баласы яныннан битараф кына уза алмый. Ул Лениногорскиның Агадуллин урмындагы йортларның берсендә яши. " Моннан 12 ел элек декабрьнең зәмһәрир суык төнендә подьезддан туктаусыз әрнешеп чинаган тавыш ишетелә башлады. Төнге 2гә кадәр чыкмыйча түздем. Аннан ишекне ачтым. Анда бичара бер эт яныма килеп, өмет белән күземә карады. Аның бер күзен чыгарганнар, койрыгын кискәннәр, кабыргалары да сынган булуын икенче көнне ветеринарга алып баргач белдек. Мондый вәхшилекне кемнәр генә кыла алды икән? – дип сөйләде ул.
Галия апа: “12 ел элек булган хәл быел тагын кабатланды. Февраль ае бик салкын булды бит. Шундый салкын төннәрнең берсендә подьездан бертуктаусыз песи чинаган тавыш ишетелә башлады. Чыксам - кечкенә генә мәче баласы. Колаклары салынып тора торган нәселле токымнан булган үзе. Булган диюем шуңа – аның колаклары, аяк очлары туңган булган. Өйгә алып кердем. Беркадәр вакыттан соң ул туңган колак очлары өзелеп төште. Өемдә инде этем дә , мәчем дә бар, бу табылдык песи баласын да кызганып үземә алдым. Хәзер песинең хәле әйбәтләнә башлады, ветеринарга да күрсәтеп тордым”, - ди.
Галия апага бер танышы мәчесенең өйдә диваннарны тырнап-таушалдырып бетерүен, яңа мебель алгач, монысын да тырнар дип, мәчесен кырда адаштырып калдыруын әйткән. Бераздан танышы авырый башлаган. Аяктан калып, урамга чыга алмас хәлгә килгән. “Яңа алган җиһазларым тырналмыйча сакланды, тик мин аларга озак шатлана алмадым. Чирдән башым чыкмады, хайван рәнҗеше шул буладыр инде, - дигән ул Галия апага.
Социаль челтәрләрдә волонтерлар тәкъдим иткәнчә, бәлки асрамада булган барлык маэмай-песиләргә чип куйдыртыргадыр? Хуҗаларының кемнәр булуын белеп тору да зыян итмәс. Шулай эшләгәндә, 2019 елның 1нче гыйнварыннан гамәлгә кергән, хайваннарга карата җаваплылык таләп итүче закон мондый аяныч хәлләргә юл калдырмас иде. Ә бит ул закон кешедән барлык җан ияләренә карата мәрхәмәтле булуны таләп итә.
Исламия Галимова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев