Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Газет укучыбыз: шәһәр паркларында пыяла ватыклары күбәйде

Газетыбызның күптәнге дусты, даими хәбәрчесе Галия апа Шакирҗанова редакциягә фотолар алып килде.

Галия апа – табигать өчен, аның чисталыгы өчен һәрвакыт кайгыртып тора. Менә бу юлы ул шәһәр паркларында пыяла ватыклары күбәюгә борчыла. Аерым алганда, “Мәхәббәт” паркында, түбән сулык территориясендә бик күп ватык шешәләр, ди.

Фотолардан күренгәнчә, чүп савыты пыяла шешәләр белән тулып ташкан, алар кырыйга, асфальтка төшеп ватылган. “Җыештыручылар җыештырып өлгерә алмый, чүп савытлары янәдән тула”, - ди Галия апа. Ул лениногорскилыларны тирә-як чисталыгы өчен битараф булмаска чакыра. “Матур шәһәребезнең чисталыгын бергәләп саклыйк”,- ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев