Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең Лениногорск табибы гепатит авыруы буенча статистиканы хәбәр итте

28 июль – Бөтендөнья гепатитка каршы көрәш көне.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматына караганда, В гепатитыннан ел саен 780 меңләп кеше үлә. Бүгенге көндә Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең Әлмәт филиалы Лениногорск бүлекчәсендә 120 кеше В гепатиты вирусы белән исәптә тора.

Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең Әлмәт филиалы Лениногорск бүлекчәсе табибы Рамилә Мөхәммәдиева әйтүенчә, вируслы гепатит — күп төрле йогышлы һәм йогышлы булмаган факторлар, шул исәптән алкоголь, кайбер фармакологик препаратлар һәм башкалар нәтиҗәсендә килеп чыккан бавыр ялкынсынуы.

«Бүгенге көндә Лениногорск бүлекчәсендә 120 кеше В гепатиты вирусы белән исәптә тора. В гепатитын йөртүче 143 кеше, ә С гепатитын йөртүчеләр 312 кеше», — ди Рамилә Мөхәммәдиева. Лениногорск районында С гепатитына антитәнчекләре булган 198 кеше гомер итә. Рамилә Мөхәммәдиева әйтүенчә, В гепатитына каршы, балалар арасында, ягъни туганнан алып 17 яшькә кадәргеләр 99 процент вакцинация узган.

Гепатит авыруына китергән сәбәпләрнең киң таралганы — вируслар. Аның 6 төре бар: А, В, С, Д, Е, G. Беренче төркемгә А, Е гепатитлары керә, яшелчә, җиләк-җимеш, инфекция кергән эчә торган су, куллар аша йоктырырга мөмкин. Икенче төркемгә В, С, Д, G гепатитлары керә, йогышлы кан салганда, җенси бәйләнешкә кергәндә йогарга мөмкин. Бу төре белән наркотиклар кулланучылар ешрак авырый, ди табиб Рамилә Мөхәммәдиева.

Вакцина В гепатитын һәм хроник В гепатитын кисәтүдә 95 процент нәтиҗәле алым бирә һәм бавыр яман шешенә каршы беренче вакцина булып тора. «1996 елдан В гепатитына каршы вакцинация Россиядә мәҗбүри профилактик прививкалар календаренә кертелгән. Профилактик прививкалар календаре нигезендә вируслы гепатитка каршы вакцинация 1 яшькә кадәрге барлык балаларга һәм 55 яшькә кадәрге өлкәннәргә үткәрелә. Вакцинация өч тапкыр үткәрелә. Прививкаларны ясату буенча яшәү урыны буенча медицина учреждениеләренә мөрәҗәгать итәргә була», — ди Рамилә Харрасовна.

Фото: "Татар информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев