Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Гөлнара Низамова - зирәклек һәм осталык туплаган

Минем сүзем дөньяда иң гадел, иң күркәм һәм иң сабыр зат – Укытучы турында барыр. Юк, укытучы гына түгел, ә мәктәп директоры хакында.

 Күпме мәгънә һәм аң, күпме балаларга һәм кешелеккә булган мәхәббәт хисләре туплаган бу сүзләрдә... Юк, гади сүзләр  түгел бу... Яшәешне алга этәрүче, дөньяга матурлык өстәүче, акыл белән балалардан шәхес үстерүче һәм олы тормышка юл күрсәтүче бөек җан – Укытучы  һәм җитәкче.

Моннан  30 элек Гөлнара  Равил кызы Низамова  дә нәкъ менә шушы һөнәрне үз тормышында сайлаган. Яр Чаллы педагогия институтын тәмамлаганнан соң Югары Чыршылы авылында башлангыч мәктәптә үзенең хезмәт юлын башлый. “Укучыларыма телебезнең аһәнен, матурлыгын аңлата башлаган вакытта ук, укытучы – минем язмышым икәнен аңладым һәм әлеге юлдан һич тайпылмаячагыма ышана идем. Минем укытучылык язмышымда, әлбәттә, үземнең остазларым, Түбән Чыршылы мәктәбе укытучылары  да зур йогынты ясагандыр”, -ди ул.

1999 елда Шөгер егете Рамил Низамовка кияүгә чыга һәм В.П.Чкалов исемендәге Шөгер мәктәбендә татар телен укыта. 9 ел инде менә директор вазифасын башкара. Үз эшенә һәрчак җаваплы карый, тугры кала. Балаларга шул ук вакытта аларның  дусты булырга тырыша, шул ук вакытта аның янына киңәш сорап килгән ата-аналарның, әби-бабайларның  барлык сорауларына җавап табучы, барысын да аңлатып, җайга салып торучы Укытучы була белә. Безгә, аның кул астында эшләүче педагогларга да, сабыр җитәкче ул Гөлнара Равиловна.

Иртән торып яраткан эшеңә  бару – аның өчен зур бәхет бүген. Әлбәттә, хатын-кыз, беренче чиратта, һөнәре белән түгел, ә гаиләсе белән горурланырга, шатланырга тиеш. Ләкин мәктәп аның шәхси тормышына берничек тә комачау итми. Профессиональ карьерадан читкә китмичә,  Гөлнара Равил кызы үзенең гаиләсенә дә, яраткан балаларына, сөекле әти-әнисенә дә һәрчак вакыт һәм игътибар таба. Ире  Рамил – ышанычлы терәге. “Гаиләдә терәк булмаса, җитәкче эшен алып бару бик авыр булыр иде”, -ди Гөлнара Равиловна.

Алар ике бала тәрбиялиләр: кызлары Гүзәл – булачак балалар табибы. Ул Ульяновск дәүләт университетының 4 курсында белем ала, уллары Айрат –  гел “5” билгеләренә генә өлгерүче 7 сыйныф укучысы.

  “Гөлнара Равиловна, бәләкәй Гөлнараны сурәтләгез әле? Ул үскән мохит нинди иде?” – дигәч, ул әби-бабайларын, әти-әнисен сөйләде: “Әби-бабай бездән аерым гомер иттеләр, ләкин без, балалар, гел анда бара идек. Алар әти-әнием белән берлектә  яңа йорт салып, яшь гаиләне шул йортка чыгарганнар. Бабам Бөек Ватан сугышы ветераны иде, бер аягы юк иде аның. Безне, оныкларын, бик ярата иде.  Әби-бабай тәрбиясен алып, алар белән аралашып үсү бәхетен бирде миңа Ходай Тәгалә.  Хәтеремдә, өч-дүрт яшемдә булуыма карамастан, чиләккә су салып, кулыма чупрәк тоттырып, идән юарга өйрәткәннәре”.

Хәтеремдә,  әби-бабама төрле кеше киңәш сорап та килә торган иде, әбинең  бөтенесенә дә сүзе бер булды: сабыр итегез, эндәшмәгез! Аның шул сүзен ишетеп, аның белән сөйләшеп алыр өчен килгәннәрдер, чөнки ул бер вакытта да кешене башкача каршы котыртмады, тыңлап чәй эчереп, юатып кайтарыр иде. Әти-әниләр күңелләрен  бушатсалар  да: “Балам, эндәш¬мә! Эшең белән бул. Бары тик хезмәтең, изге гамәлең белән генә үзеңнең кемле¬геңне күрсәтеп була!” – дияр иде. Әнием – Миннур шулай ук басынкы, сабыр, йомшак  холыклы кеше. Ул гомер буе колхозда бухгалтер булып эшләде .Әтием – Равил да колхозда хезмәт куйды, башта механизатор, соңрак инженер булып эшләде.Техниканы биш бармагы кебек белә. Көне буе ул эштә булса да,гаиләдә әти сүзе беренче урында булды. Әле дә әнигә мөрәҗәгать итсәк, әтиегез ни әйтер, ди. Бүгенге көндә әтигә –78, әнигә-72 яшь. 

“Мин гаиләдә беренче бала булып дөньяга килгәнмен. Икенчесе – энем, Илдар Ганиев, Лениногорск РемСервиста начальник урынбасары булып эшли. Сеңелем – Айсылу, Алабуга педагогия университетының чит телләр факультетын  бетерде. Бүгенге көндә Америкада гаиләсе белән яши. Шәхси клиникада регистратурада хезмәт куя”, - дип сөйләде.

Гөлнара Низамова – замана белән бергә атлаучы директор.  Аңарда замана белән бергә дәрт тә, иҗади илһам да, зыялы фикерләр дә арта төсле.

Мәгариф өлкәсендә туган һәр башлангычны Шөгер мәктәбе беренчеләрдән булып, курыкмый  тормышка ашыра. Ул таләпчән директор, үз эшенең чын остасы.  Бөтен көчен һәм җанын мәктәп үсешенә бирә! Аның ярдәме һәм укытучылар коллективы тырышлыгы белән  мәктәп 2024 елда  туган телләрне үстерүгә грант отты.

Гөлнара Равиловна белән әңгәмә корганда, аңа сокланып утырдым. Күпме матурлык, сафлык, чисталык бөркелә бит бу якты заттан!

Суфия Надыршина, Шөгер мәктәбе  укытучысы.

Язма тулысынча «Заман сулышы» газетында басылды. 

фото: мәктәптән

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев