Гомерлеккә хөкем ителгән Галәвиев колониядә никахлашкан
Кәләш тапкан.
Казанның 175 нче гимназиясендә күпләп үтергән өчен гомерлеккә хөкем ителгән Илназ Галәвиев «Кара Дельфин»төзәтү колониясендә никахлашкан. Аның хатыны Мәскәүдән 18 яшьлек яшь журналист, дип хәбәр итә Mash.
Чыганаклар мәгълүматларына караганда, Диана К. Галәвиевне беренче тапкыр суд утырышында күрә, соңрак очрашуга килә, шуннан соң пар никахлашырга булалар. Никахны май ахырында Соль-Илецкта ИК-6 колониясендә теркәгәннәр. Ир белән хатын елына бер генә тапкыр күрешә алачак.
Исегезгә төшерәбез, 2021 елның 11 маенда мылтык белән коралланган 175 нче гимназиянең элеккеге укучысы Галәвиев уку йортына бәреп керә һәм җиде укучыны һәм ике укытучыны үтерә. Тагын 24 кеше яралана. Атучыны махсус режимлы төзәтү колониясендә гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итүгә һәм 200 000 сум штрафка хөкем итәләр. Хөкем карары шулай ук 22 млн сум күләмендә мораль зыян компенсациясен күздә тоткан. Барлыгы 600дән артык кешене зыян күрүчеләр дип таныдылар.
ТНВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев