Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Гыйнвар аенда суыклар көтеләме ?

Ай азагына кадәр җылы булачак.

Татарстанда һава температурасы – нормадан 6 градуска югары. Хәзерге вакытта һава торышы Төньяк Атлантикадан үтеп кергән циклон йогынтысында формалаша, дип аңлатып үткән КФУ профессоры Юрий Переведенцев.

Атна ахырына берникадәр суыта. Көндез -7 градус, төнлә -12 градуска кадәр. Әмма ялларга янә җылытачак. Шуңа күрә Кач ману көннәрендә суыклар көтелми. Метеорологлар якшәмбе – 19 гыйнварда -3 градуска кадәр җепшек һава булачагы турында хәбәр итә. “Гыйнварда явым-төшем буенча норма үтәлгән инде. Һава температурасы исә – нормадан югары. Хәзерге вакытта бик уңайлы һава хөкем сөрә. Әлегә көчле суыклар көтелми”, – дип сөйләп үткән Юрий Переведенцев.

 

 http://nashcheremshan.ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев