Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Халисә Ширмәннең Яңа ел төнендә тапкан «Мыр-мыр»ы аларда 8нче елын яши

Шагыйрә Халисә Ширмәнгә белән әңгәмә. - Узган якшәмбегез ничек үтте? - Көнем, һәр якшәмбедәгечә, өйдә − гаиләм белән үтте. Кибеткә чыгып кердем, өч тапкыр ашарга пешердем, өйгә "генераль" җыештыру ясап алдым, гөлләрне күчереп утырттым, 5 минут ТНВ карап алдым, берничә тапкыр ВКонтакте һәм Фейсбук сайтларына кереп, дөнья хәлләрен белешеп чыктым,...

Шагыйрә Халисә Ширмәнгә белән әңгәмә.

- Узган якшәмбегез ничек үтте?
- Көнем, һәр якшәмбедәгечә, өйдә − гаиләм белән үтте. Кибеткә чыгып кердем, өч тапкыр ашарга пешердем, өйгә "генераль" җыештыру ясап алдым, гөлләрне күчереп утырттым, 5 минут ТНВ карап алдым, берничә тапкыр ВКонтакте һәм Фейсбук сайтларына кереп, дөнья хәлләрен белешеп чыктым, кичен йөгертеп кенә "Мега" сәүдә үзәгенә барып, аласы җиһаз турында белешеп кайттым. Хәзер менә остазым Вахит ага Хаков турында мәкалә яздым.

- Узган ел бу көнне ничек үткәргәнегезне хәтерлисезме?
2015 елның 15 октябре... Хәтерлим, чөнки ул көнне бездә бик зур конференция иде. "Күпмилләтле дәүләт шартларында туган телләрне саклау һәм үстерү" дип атала ул, ел саен уза. Шунда эш буенча йөгереп йөрдем.

- Урамда өшеп торган песи баласы тапсагыз ни эшләр идегез?
- Мин андый песи баласын Яңа ел төнендә табып, алып кайттым инде. Хәзер ул бездә сигезенче елын яши. "Мыр-мыр" исемле.

- Соңгы язган шигырегезне "ШК" укучыларына да укытасы иде...
- Соңгы язганы шушысы бугай:

Кояш көлә.
Алтын нурларында
Күлдәвектә чыпчык коена.
Ә гитарам елый. Кылларыннан
Яфрак-яфрак сагыш коела...

Көз дә көлә.
Быел еламаска
Ул ант иткән кояш алдында.
Гитарамның нечкә билен кочып
Мин дә көләм...
Дөнья − ялкында.

Җанга ята көзге моңнар булып
Өзелеп төшкән яфрак-яфрак сагыш.
Тик гитарам елый... Елый үзем булып:
Үткәнемнән киләчәккә барыш.

Илфак Шиһапов

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев