Заман сулышы

Иң яхшысы нинди кәсеп?

Дөнья һәм ахирәт өчен куелган тырышлык тигез булганда гына гыйбадәт дөрес булырга мөмкин.

Икесен дә дөрес аңлап, икесенә дә тигез тырышлык куярга кирәк.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: «Хәләл хезмәт таләп итү – һәрбер мөселманның бурычы» (Әл-мөгҗәм әл-әусат әт-Табарани, 8848). Хәтта пәйгамбәрләр дә хезмәтне үзләренең бурычы дип саныйлар һәм хезмәттә зур тырышлык күрсәтәләр. Бөтен пәйгамбәрләр дә үзләре эшләп тапкан белән генә кәсеп итәләр.

Рафигъ ибне Хадиҗдән риваять кылына. Кешеләр: «Йә, Расүлуллаһ, нинди кәсеп иң яхшысы?» – дип сорадылар. Ул әйтте: «Кешенең үз кулы белән эшләве һәм һәрбер гадел сәүдә итү» (имам Әхмәд мөснәде, 17728). Пәйгамбәребез (с.г.в.) башка пәйгамбәрләрне искә алып әйтә: «Давыд галәйһиссәләм үз куллары белән эшләп тапкан ризыкны гына ашый иде», «Зәкәрия галәйһиссәләм балта остасы иде», – ди.

Дөньяларын төзек алып бару пәйгамбәрләрнең гыйбадәтләренә кимчелек китерми. Ә пәйгамбәрләр исә бөтен эшләрдә дә, гыйбадәттә дә башкаларга мисал булып тора.

Реклама

Кагб бине Әҗәдәдән риваять кылына: «Бервакыт Аллаһының илчесе үзенең сәхәбәләре белән утыра иде, алар яныннан, тиз-тиз атлап, бер кеше узып китте.

Сәхәбәләр әйттеләр: «Әй, Расүлуллаһ! Әгәр аның ашыгучанлыгы һәм җитдилеге Аллаһ юлында булса иде!» – дип. Расүлуллаһ (с.г.в.) әйтте: «Әгәр ул үзенең кечкенә баласы өчен хезмәт итсә, бу Аллаһ өчен була. Әгәр ул үзенең карт әти-әнисе өчен хезмәт итсә, бу Аллаһ өчен була. Әгәр ул үзе өчен хезмәт итсә, бу Аллаһ өчен була. Әгәр инде ул үзен күрсәтү өчен, яисә мактану өчен хезмәт итсә, бу шайтан юлы була».

Дөнья һәм ахирәт өчен куелган тырышлык тигез булганда гына гыйбадәт дөрес булырга мөмкин. Икесен дә дөрес аңлап, икесенә дә тигез тырышлык куярга кирәк.

http://baltaci.ru/

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: