Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яңа Иштирәклеләр маскировка челтәре үрә (+фотолар)

Лениногорск районы Яңа Иштирәк авылы хатын-кызлары да маскировка челтәре үрә башлаган.

Сугышлы һәм Юлтимер авылы хатын-кызлары маскировка челтәре үрә, дип язган идек инде. Инде менә Яңа Иштирәк авылында яшәүче хатын-кызларыбыз да, махсус хәрби операция зонасында булган якташларыбыз тормышына битараф булмыйча, өйләрендә булган  челтәрләрдән маскировка челтәре үрә башлаган. 

Бу хакта үзенең ВКонтакте социаль челтәрендә Яңа Иштирәктән  Гөлия Мавлютова хәбәр итә. Шулай ук Яңа Иштирәк авылы тормышы ВКонтакте төркемендә дә язып куйганнар бу хакта. 

Районыбызда яшәүче хатын-кызларыбызга мондый изге эштә Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын, ә махсус хәрби операция зонасында булган якташ ир-егетләребез исән-сау өйләренә кайтуларын телибез, дигән теләктә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев