Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яңа «Москвич» автомобиленең бәясе билгеле

РИА Новости агентлыгының икенче бер аноним чыганагы фаразлавынча, яңа автомобильнең бәясе Кытай аналогы белән тәңгәл булырга мөмкин.

Яңа «Москвич-3» автомобиленең бәясе 1,6-2 миллион сум тәшкил итәргә мөмкин. Бу хакта РИА Новости һәм ТАСС агентлыклары базардагы чыганакларга сылтама белән хәбәр итә.

«Аның бәясе 27-33 мең доллар (Россия Банкы курсы буенча 1,6-2 миллион сумга якын – Т-и иск.) тәшкил итәргә мөмкин. Әгәр автомобильне киләчәктә ташламалы автокредит программасына кертергә ниятләүләрен исәпкә алсак, бәясе арзанрак та булуы ихтимал», - дип искәртте РИА Новости чыганагы.

ТАСС чыганагы шул ук санны атады, әмма бу бәядә «ташламаның исәпкә алынмавын» әйтте. Икенче чыганак автомобильнең бәясе 2 миллион сум булачагы турында фикер алышулар үткәрелүен, әмма әлегә моның расланмавын искәртте. Үз чиратында, РИА Новости агентлыгының икенче бер аноним чыганагы фаразлавынча, яңа автомобильнең бәясе Кытай аналогы белән тәңгәл булырга мөмкин.

 

 https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев