«Язмышыма рәнҗеп яшәгән көннәрем күп булды»
Мин дөрес яшәмәгәнмен!
Сигез ел буе күкрәк яман шешенә каршы көрәшкән 43 яшьлек Гөлнара яман чир биргән иң зур сабакларның берсе дип әнә шуны атый. Һич көтмәгәндә тормышының астын өскә китергән яман чир тормышка гына түгел, әнә шулай үзенә дә башкача карарга өйрәткән аны.
– Яшермим: чир турында ишеткәч, язмышыма үпкәләп, рәнҗеп яшәгән көннәрем күп булды. Ни өчен шулай килеп чыкканын соңрак кына аңладым: мин дөрес яшәмәгәнмен. Табибларның еш кабатлый торган гади генә киңәшләренә колак салу кирәк булган югыйсә, – дип көрсенә Гөлнара.
– Дөрес туклану турында әйткән дә юк инде, йокы туйганчы йоклаган чакларым аз булды, артык авырлыктан интектем. Саф һавада йөрүнең дә нәрсә икәнлеге онытылган. Анысын да шушы мәкерле чир искә төшерде. Буш вакытта озаклап саф һава, урман һавасы сулый башладым. Ул гына да түгел, урман һавасы миңа кандагы лейкоцитларны нормага китерергә ярдәм итте. Чир аяктан екмасын дисәң, гел хәрәкәттә булырга тырышыгыз. Стресс вакытында тынычлык та бик кирәк. Никадәр тыныч булсаң, чир дә шулкадәр тизрәк чигенә.
Бүген республикада Гөлнара кебек яман шеш белән көрәшүче 127,5 мең кеше яши. Узган ел Татарстанда 19 452 яман шеш очрагы ачыкланган. Бу алдагы ел белән чагыштырганда 7,2 процентка күбрәк.
Татарстанда иң еш очрый торган яман шеш очраклары
— юан эчәклек (3,9 проценты),
— тире яман шеше (13,4 процент),
— күкрәк бизе (11,7 процент) яман шеше,
— хатын-кызның җенес органнары (9,2 процент),
— мәни бизе (7,9 процент),
— ашказаны (5,4 процент)
Чыганак: https://vatantat.ru/2025/02/161939/
© Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев