Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Инвалидларга ярдәм итү һәм уңайлы мохитне киңәйтү мәсьәләләре «Бердәм Россия» халык программасында иң төп мәсьәләләрнең берсе булачак

Партия мәйданчыгында "Инвалидларның тормыш сыйфатын арттыру — «Бердәм Россия» халык программасының приоритеты" дигән стратегик сессия узды.

Дәүләт Думасында «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесенең беренче урынбасары Андрей Исаев билгеләп үткәнчә, инвалид булган кешеләр - гражданнарның  социаль яктан якланмаган категорияләренең берсе, һәм аларның тормыш сыйфатын арттыру — партия фракциясенең өстенлекле юнәлешләренең берсе.

«Безнең бурыч - физик мөмкинлеге чикле  кешеләрнең актив, тулы канлы тормыш алып баруы, эштә, спортта, иҗатта кеше потенциалын гамәлгә ашыру, иҗтимагый һәм сәяси тормышта катнашу мөмкинлеге тудыру", - диде ул.

Иң катлаулы проблемаларның берсе - эшкә урнашу. Бу юнәлештә ярдәм күрсәтү нормасы «Бердәм Россия» фракциясенең мәшгульлек турындагы яңа законында барлыкка киләчәк. Аны Дәүләт Думасының сигезенче чакырылыш депутатлары әзерләячәк.

Инвалидларны эшкә урнаштыру проблемалары турында сөйләгәндә, Алтай закон чыгару Собраниесенең социаль сәясәт комитеты рәисе, начар күрүчеләр арасында чаңгы ярышлары буенча дөнья Кубогы иясе Татьяна Ильюченко һөнәри яктан яңадан әзерләүгә дә игътибар итте. Моның өчен, аның фикеренчә, инвалидларга уку урынына яки медицина учреждениесенә бару һәм кире кайту чыгымнарын компенсацияләүне күздә тотарга кирәк.

Бөтенроссия начар ишетүчеләр җәмгыяте президенты Станислав Иванов, үз чиратында, «Бердәм Россия» халык программасына ишетү буенча проблемалар булган кешеләрне укыту һәм эшкә урнаштыру мөмкинлекләрен киңәйтү турындагы инициативаны кертергә чакырды.

Стратегик сессиягә нәтиҗә ясап, Хезмәт һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Алексей Вовченко «Бердәм Россия» инвалидларның тормыш сыйфатын күтәрү мәсьәләсендә чын-чынлап кирәкле инициативаларны тормышка ашыру буенча төп рольне үз өстенә алуын билгеләп үтте.

ЧЫГАНАК

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев