Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Иске Иштирәк мәктәбе укучылары җитәкчеләре белән бергә урманчылык слетында катнаштылар

Иске Иштирәк мәктәбе укучылары 27-29 июль көннәрендә Кукмараның Лубян урман-техник колледжы базасында Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының бишенче слетында катнашып кайттылар.

 

Билгеле булганча, Иске Иштирәк мәктәбендә «Яшь урманчылар» түгәрәге эшли. Әлеге түгәрәк экологик проблемалар буенча эшчәнлек алып бара. Кукмарага, слетка түгәрәк җитәкчесе Рушания Галәветдинова белән өч укучы барды.

Транспорт ягы белән Мәгариф идарәсе тәэмин иткән, алып барып, алып кайткан. “Кайтуга Мәгариф идарәсендә эшләүче Галия Котдусовна шалтыратып, хәлебезне белеште, слет турында сорашты. Транспорт ягы белән бик уңайлы булды, өйдән килеп алдылар, китереп куйдылар”, - ди Рушания Галәветдинова.

Мәктәп урманчылыкларының бишенче слеты “Цифрлы урман” исеме белән үткән. Форум эшендә барлыгы 200 дән артык кеше катнашкан. “Форумнан алган хис-тойгылар шундый зур, сөйләп бетерерлек түгел. Безгә бик ошады, оештыру ягыннан да югары дәрәҗәдә иде. Волонтерлар ягымлы итеп каршы алды. Торыр урыныбыз яхшы булды. Баруга футболкалар, кепкалар, рюкзаклар бирделәр”, - ди Рушания ханым.

Укучыларның да эмоцияләре зур, “без санаторийда ял иткән кебек булдык”, дип әйтәләр.

Форумның программасында интеллектуаль уен, конкурслар, төрле белем бирү программалары һәм мастер-класслар була.  Рушания Галәветдинова балалар белем бирү мәйданчыкларында эшләгәндә, форумның беренче көнендә, ачылышында күргәзмә тәкъдим иткән. Күргәзмәдә агачтан ясалган эшләнмәләр, төрле үләннәр кушып ясалган чәйләр, кечкенә капчыкларда-мендәрчекләргә салынган үләннәр, мәтрүшкәләр тәкъдим иткәннәр. Әлбәттә, күргәзмәдә мәктәптә эшләп килүче “Үсеш ноктасы” өчен кайтарылган җиһазлар ярдәмендә ясалган сыерчык ояларына да урын табылган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев