Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Иске Шөгердә 9 май хөрмәтенә узган митингта Ринат Бекмурзинга хәтер тактасы да ачылды

Иске Шөгер мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган митинг-концерт булды.

Һава торышы салкын булганлыктан, митингта эчтә үткәрергә сөйләшкәннәр.

Бәйрәм чарасын Иске Шөгер авыл җирлеге башлыгы Лилия Шиһапова ачты, авылдашларын, килгән кунакларны тарихи дата белән котлады. Әлеге чарада Лениногорскидан башкарма комитетның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Вагизова катнашты. Ул да җылы котлауларын ирештерде.

Митинг концерт рәвешендә дәвам итте. “Тургай” балалар бакчасы нәниләре чыгышын барысы да ошатты. Тәрбияче апалары: Наилә Бекмурзина һәм Мәдинә Әхмәтова балаларны бәйрәмгә ныклы әзерлек белән алып килгәннәр. Чарада Чкалов исемендәге мәктәп укучылары да катнашты.

Бу көнне шулай ук махсус хәрби операциядә һәлак булган авылдаш егет – Ринат Рөстәм улы Бекмурзинга хәтер тактасы да ачылды. Әлеге хәтер тактасы мәдәният йорты эчендә урнашкан. Аны күчереп йөртеп була. Стендта Ринатның төрле елларда төшкән фотолары урнаштырылган, аның биографиясе язылган.

Исегезгә төшерик: Ринат Бекмурзин 2022 елның 17 июлендә Луганск халык республикасы Золотаревка авылында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак була. Кечкенәдән үк хәрби булырга хыялланган Ринатны барысы да шәфкатьле, ачык йөзле, ышанычлы дус, авыр минутларда ярдәм итәргә әзер булган батыр егет, дип искә ала. Махсус хәрби операциядә күрсәткән кыюлык, батырлык өчен вафатыннан соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән.

Иске Шөгердә үткән бәйрәм тантанасы Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлар хөрмәтенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр кую белән тәмамланды.

Иске Шөгер җирлеге илебезгә 5 Герой биргән авыл. шуның икесе – Социалистик Хезмәт Геройлары: Зиннәт Шәрифуллин һәм Фәсхетдин Шарафутдинов,  өчесе – Советлар Союзы Геройлары: Самат Садриев, Ибраһим Мурзин, Ислам Халиков.

Геройларга мәңгелек дан!

 

фотолар: Иске Шөгер мәдәният йортыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев