Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Ивановка авылы мәктәбендә ачылган музей тарихи үзәк булып тора, киләчәктә тагын да үсәр

Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Ивановка мәктәбендә истәлекле вакыйга булды: мәктәптә тарихи-туган якны өйрәнү музее тантаналы төстә ачылды.

Моңарчы мәктәптә музей булмаган. Әлеге тарихи-туган якны өйрәнү музеен мәктәптә оештыру идеясе –  тарих укытучысы, ул музей җитәкчесе дә Фәрит Шәмсетдиновныкы.  Нәкъ менә Фәрит Дәрәфетдин улының профессиональлеге, аның тарихны һәм мәдәниятне тирәнтен өйрәнүе, шулай ук мәдәни мирасны саклап калу һәм киләсе буыннарга тапшыру теләге “Вакытлар бәйләнеше” тарихи-туган якны өйрәнү музеен оештырырга ярдәм иткән дә.  

Моннан тыш, мәктәп, аның укучылары өчен әлеге вакыйгага әзерлек процессы үзе зур тәрбияви әһәмияткә ия булды. “Мәктәп музее өчен тарих кабинетын сайланды. Ул кечкенә түгел, якты, дүрт тәрәзәле. Кабинетны икегә бүлдек, бер өлеше – уку-укыту сыйныфы, икенчесе – музей өчен. Музейдагы киңлекне зоналарга бүләргә булдык. Бу зур булмаган мәйданда эчтәлеге буенча төрле-төрле экспозицияләр урнаштырырга мөмкинлек бирде”, - дип сөйли Ивановка мәктәбе директоры Виктория Павлова.

Кабинетта ремонт узган елның җәендә башлана. Ремонт эшендә мәктәп хезмәткәрләре катнаша. Ремонт белән бер үк вакытта музей экспонатлары туплауны да башлыйлар. Бу эшкә бик теләп укучылар катнашкан, тулы бер музей командасы барлыкка килгән. Шулай итеп, музейда “Мәктәп тарихы”, “Безнең якташлар- Ватанны саклаучылар!”, “Авыл тарихы”, «Пионеры-комсомольцы»,«Нумизматика»,«Совет көнкүреш йорты», “Туган якны өйрәнү” экспозицияләре урын ала.

 

Музейны ачу тантанасына  “Сугышчан туганлык" Татар төбәк бүлекчәсе башкарма комитеты рәисе генерал-майор Вениамин Чубаренко һәм «Сугышчан туганлык» Координация советы әгъзасы, ветеран-әфганчы Вил Галиев, Ивановка авыл Советы депутаты, 1974 елда Ивановка мәктәбен тәмамлаган Евгений Борисов, педагог-ветераннар: Нина Косолапова һәм Нәзирә Магасумова килде.

Ивановка авыл җирлеге башлыгы Алина Бодряева сәламләп, музейга совет чорындагы китаплар һәм дәреслекләр бүләк итте.
Мәктәп директоры Виктория Павлова үз чыгышында, мәктәп һәм Ивановка авылы һәрвакыт үзләренең геройлары белән дан тотуын әйтте, МХО башлангач, ир-егетләр читтә калмады, күпләр хәрби бурычларын үтәргә китте, шул исәптән мәктәпнең чыгарылыш укучылары да. 

МХОда узган елның февралендә һәлак булган Артем Мурасовның әти-әниләре чыгышы да беркемне битараф калдырмады. Музейда Артемга багышланган экспозиция дә бар, анда аның шәхси әйберләре, фотоматериаллар, документлары саклана.
Аннан соң чарага килүчеләрне музей буйлап экскурсиягә чакырдылар, монда тулы мәгълүмат бирделәр. Киләчәктә музей барлык теләүчеләрне дә кабул итәрлек итеп ясарга уйлыйлар. Мәктәп музеен ачу мәктәп өчен дә, Ивановка җирлегендә яшәүчеләр өчен дә тарихи әһәмияткә ия.

Язма тулысынча «Заман сулышы» газетында басылды.

фотолар: мәктәптән

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев