Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Качып-посып очрашып йөрүләрнең ахыры булырмы?

Айгөл белән ел башында таныштык. Дөресен генә әйткәндә, безнең танышу бик баналь. Ул үзе генә кафеда утыра иде. Моңсу күзле, әмма күз явын алырлык чибәр кыз шундук игътибарымны җәлеп итте. Янына барып утырып сүз башладым. Таныштык, тик...

Тик Айгөл кияүдә булып чыкты. Кәеф кырылса да, сиздермәскә тырыштым. Димәк, насыйп түгел дип уйладым. Ләкин Айгөл аралашуны дәвам итәргә каршы килмәде. Аралаша башладык. Ә аннары мөнәсәбәтләр җитди төсмер алып, мәхәббәткә әверелде.

Айгөл ирен яратмый. Үзе әйтүе буенча араларында интим бөтенләй юк. Яшьлек белән кияүгә чыккан. “Нишләп алайса иреннән аерылмый?” диярсез. Балалар хакына дип яши. Ә хатын-кызга мәхәббәт, наз кирәк. Мин аңа шул җитеп бетмәгән игътибарны, сөюне бирәм. 

Күптән түгел бер хәл булды. Мөнәсәбәтләрне дәвам итүнең мәгънәсе юк, Айгөл барыбер минеке булмаячак, дип уйлап йөргәндә, Айгөл миннән бала көтүен әйтте. Ике баласы булган кияүдәге хатын сөяркәсеннән бала көтсен әле! Бу хәбәрдән шок хәлендә калдым. Айгөлгә озакка сузмыйча аборт ясатырга куштым. Башта елады, абортка барырга теләмәде, янәсе миннән бала табарга тели. Моның мөмкин түгеллеген аңлаткач кына күнде.

Ул абортка кергән көнне ничек борчылганымны үзем генә беләм. Үземә урын таба алмадым, аның өчен бик кайгырдым. Шөкер, бар да уңышлы узды. Бу юлы инде араларны өзәргә кирәк дигән катгый карарга килдем. Бик авыр сөйләшү булды. Айгөл үксеп елады. Тик миңа да җиңел түгел, сагынып үлә яздым. Берничә көн сөйләшмичә тордык та, тагын теге кафеда күрештек. Ул мине, мин аны юксынып шунда бардык. Барысы да яңадан башланды.

Шуны аңладым: мин Айгөлдән башка яши алмыйм икән. Теге чакта аборт ясаттырып дөрес эшләдемме, дип уйлаган чакларым күп. Качып-посып очрашып йөрүләрнең ахыры булырмы? Уйлар-уйлар... Башым чат тубал кебек. Бирегез бер киңәш...

Исемемне күрсәтмәгез

http://shahrikazan.ru/news/%D3%99y-yazmyish/ike-balasy-bulgan-kiyadge-khatyn-syarksennn-bala-ktsen-le

https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев