Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кайсы җиләктә холестерин күп?

Татлы җимешләр ачыгуны бетерми, киресенчә, ашыйсы килү теләген арттыра гына.

Марина Шестакова, врач-нутрициолог, диетолог һәм кардиолог, функциональ һәм PreventAge картаюга каршы профилактика медицина табибы:

—Карбыз, дөресен әйткәндә, җиләкнең бер төре. Аны шулкадәр яраталар ки, хәтта зыяны бардыр дип уйламыйлар да. Аның составында артык файдалы матдәләр юк. Нигездә ул шикәр һәм судан тора, ә менә глюкоза белән фруктоза нормадан артык күп күләмдә. 100 граммда бер чәй калагы — 10 грамм.

Бу җиләк белән сак булырга кирәк!

Әгәр дә без кызыл яки кара карлыганны көненә 150-200 граммнан артык ашый алмыйбыз икән, карбыз белән бөтенләй икенче хәлләр тора – аны килолап ашаучылар бар. Шуннан чыгып, бер утыруда никадәр фруктоза йотуыгызны исәпләп, аңларсыз.

Карбызны күп ашарга ярамый. Аеруча симез кешеләргә зыянлы ул. Диабет, инсулин резистентлыгы, шулай ук бавырда май гепатозы булган кешеләргә тәкъдим итмәс идем.

Мондый авырулары булган кешеләргә аны тәм өчен генә, көненә 100-150 грамм ашарга киңәш итәм. 

Татлы җимешләр белән артык мавыгу, карбыз да  шул исәптә, кандагы триглицеридларны — нейтраль майлар молекулаларын арттыра һәм начар холестерин бүленеп чыгуга китерә.

Фруктоза начар үзләштерелә. Бу карбызга да кагыла. Шул сәбәпле, эч күбә, газлар барлыкка килә. Ә тоз фруктозаның йогынтысын арттыра һәм алар, икесе бергә, артериаль гипертензияне көчәйтә.Күпкә киткән фруктоза бәвел кислотасын арттыра. Ул инсулин резистентлыгын арттыра  һәм йөрәк-кан тамыры авыруларына китерә.

https://omet-rb.com/articles/bolar-kyzykly/2023-09-01/kaysy-il-kt-holesterin-k-p-3415256

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев