Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Каз мамыгын ничек юарга?

Уңган хуҗабикәләр казның мамыгын әрәм-шәрәм итми, мендәр ясый.

 

Шулай да аның мамыгын юу, яхшылап киптерү еш кына мәшәкать тудыра. Без тәкъдим иткән ысул белән юсагыз, күпкә уңайлырак булыр.
 
Иң элек мамыкны бәз яисә марля капчыкка тутырырга кирәк. Аннары йон кием юа торган порошок яки кер сабыны салынган суда 2 сәгать тотабыз. Сыек юу чарасы, яки шампунь куллансагыз, яхшырак. Болай иткәндә, ул тиз чайкалачак.
 
Берничә тапкыр чайкатканнан соң, таратып киптерергә кирәк. Иң яхшысы – мунча ләүкәсенә челтәр яисә тукыма җәеп, шуның өстендә таратып киптерү. Вакыт-вакыт әйләндереп торырга, кирәк булганда, мунчаны яңадан ягарга онытмагыз. Югыйсә, мамыкның исләнүе ихтимал, дип яза Кызыл таң.
 

Фото:mirsadovnikov.ru

Автор: Юлия Төхбәтуллина

 http://baltaci.ru/news/t%D3%A9rlese/kaz-mamygyn-nichek-yuarga

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев