Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Казанда Гәрәй Рәхимгә кабер ташы ачуда якташлары да катнашты

Федотовкада туып-үскән якташ язучыбыз Гәрәй Рәхимгә Казанның Габишево авылы зиратында кабер ташы ачылган.

Бу хакта безгә – “Заман сулышы” редакциясенә аның укучысы, шагыйрә Людмила Аланлы хәбәр итте.

Билгеле булганча, Людмила ханым Татарстанның халык язучысы Гәрәй Рәхимнең иҗатын һәрвакыт танытып тора. Аның шигырьләренә көйләр иҗат итә. Гәрәй Рәхим 2021 елның 6 сентябрендә вафат булды.

Кабер ташын ачу чарасына Людмила Аланлыны Гәрәй абыйның хатыны Диләрә ханым чакырган.

“Остазым Гәрәй абыйга кабер ташын ачу чарасында якыннары, язучылар, керәшен карендәшләр катнашты. Федотовкадан Гәрәй абыйның сеңелесе гаиләсе белән килгән иде. Гәрәй абыйга кабер ташын соңгы бүләк буларак кызы Лилия Апакина гаиләсе куйган. Кабер ташы китап формасында ясалган һәм анда язучының «Мин китәм… Минем урынга бәхет иңсен бу илгә», дигән шигырь юллары язылган”, - дип сөйли Людмила Аланлы.

«Бу – китап. Аны без үзебез уйлап чыгардык, дисәк дөрес булмас. Мин Англиядә шуңа охшаш һәйкәл күрдем. Димәк, аның берсе Лондонда булса, икенчесе монда. Ни өчен китап? Безнең өчен китап икмәк, бала, мәхәббәт сүзләре бер дәрәҗәдә кадерле иде. Бу китап – аның тормыш символы, аның мәрхәмәтле эшләре символы, илһам символы. Бу таш миңа бик ошый, әтием дә шаттыр», – дигән фикер җиткергән кызы Лилия Апакина.

Людмила әйтүенчә, Гәрәй Рәхимнең улы Давыт Лилия һәм аның гаиләсенә рәхмәтләрен җиткергән. “Алар башыннан азагына кадәр үзләре йөреп, язучылар белән киңәшеп шушы эшне башкарып чыктылар”, – дигән Давыт.

“Чарага язучылар: Рафис Корбан, Ркаил Зәйдулла, Марсель Галиев, Ләбиб Лерон, Камил Кәримов, Вакыйф Нуриев, Йолдыз Шәрәпова килгән иде.Шулай ук керәшен карендәшләр: җырчы Галина Казанцева, шагыйрь Егор Уткинның улы Игорь Уткин биредә катнашты. Мин исә Гәрәй абыйга багышланган шигыремне , истәлекләремне сөйләдем. Гәрәй абый ипле, күркәм кеше иде, бик нык юксындыра.  Кешелек дөньясында күпме гүзәл сыйфатлар бар, алар барысы да Гәрәй абыйда тупланган кебек тоела иде миңа”, - ди Людмила ханым.

фотолар: Салават Камалетдинов

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев