Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Казанда «Күңел» радиосының 25 еллык концерты оештырылачак

Концертта татар эстрадасы җырчылары белән бергә Даниф Шәрәфетдинов та чыгыш ясаячак.

Бу хакта «Күңел» радиосы җитәкчесе Лилия Мәхмүтова хәбәр итте. Концерт 23 октябрьдә 17.00 сәгатьтә «УНИКС» концерт залында була.

«Казан тамашачысы өчен бу зур бүләк булачак. Дәниф абый безнең тәкъдимне бик шатланып кабул итте, чөнки аның да башкала тамашачысы алдында чыгыш ясыйсы килә. Чыгыш ясаучылар арасында яшьләр дә бар. Алар 1980-1990 елларда популяр булган җырларны башкарачак.  Артистларны җырлардан чыгып сайладык. «Күңел» радиосы бер көндә бер еллык хис-тойгыларга бай булган онытылмас мизгелләр бүләк итәргә әзер», - диде ул «Татар-информ»да.

«Татмедиа»  директоры Шамил Садыйков әйтүенчә, «Күңел» радиосы бик җанлы, җылы радио, аның үзенең аудиториясе, укучысы, тыңлаучысы бар. «Күптән түгел «Күңел» радиосы Чаллыда юбилей концертын үткәрде, хәтта кешегә утырырга урын юк иде, билетлар сатылып беткән. Без шушы җылылыкны күргәч, Казанда да нәкъ шундый концерт булдыру турында хыялландык. Казанда концертлар күп була, ләкин купшы форматтагы концертлар күп. Халыкчан җырлы концертлар аз дип саныйбыз», - ди ул.

«Бүген 1970-1990 еллардагы без яраткан, безнең яшьлегебездәге җылы җырларга ихтыяҗ зур. «Күңел» радиосы өчен бу зур проект. Форматы, эчтәлеге буенча феноменаль концерт булыр дип саныйм. Ул үзенең аудиториясен табар дип өметләнәбез, чөнки һәр кеше өчен яшьлек иң күңелле вакыт», - диде Шамил Садыйков.

Лилия Мәхмүтова фикеренчә, «Күңел» радиосының тагын бер эшчәнлеге - концертлар оештыру. «Ай саен без Чаллы тамашачысына тамаша тәкъдим итәбез. «Быел «Күңел» радиосының 25 еллыгы булгач, үзебезнең алга республика районнары, шәһәрләренә чыгуны максат итеп куйдык. Казанга килү - зур хыялыбыз иде. Башкала тамашачысы безне ничек кабул итәр икән дигән уйлар да була. Казанда да үзебезнең тыңлаучыларыбыз бар», - диде ул.

«Һәрберебез кадерле мизгелне сагына. Әти-әни канаты астында булган гамьсез чакларны искә төшерү, шушы вакытларга берничә сәгатькә булса да кайтып килү уңаеннан концертны башкала тамашачысына тәкъдим итәргә булдык. Онытылып барган, татар җыр сәнгатенең алтын фондына кергән 1980-1990 елларда яңгыраган җырларны барладык. Тамашачы кабаттан яраткан артистлары белән очрашачак», - диде радио җитәкчесе.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев