Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кереме кимегән эшмәкәрләргә салымны бүлеп яки соңрак түләү мөмкинлеге бирелә

Керем күләме кимегән эшмәкәрләргә салымны бүлеп яки соңрак түләү мөмкинлеге бирелә. Бу хакта «Федераль Салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин сөйләде.

 

«Оешмалар, шәхси эшмәкәрләр, шул исәптән кече һәм урта бизнес субъекты булып саналмаганнары да, индивидуаль бүлеп түләү яки соңрак түләү мөмкинлеге ала. Моның өчен салым органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Салым түләүне кичектерү яки бүлеп түләү шартларының берсе — керемнең 10 проценттан артыграк күләмдә кимүе», — диде ул.

Бу ярдәм чарасына быел чыгымнарга дучар булганнар да өмет итә ала, ләкин аларның 2019 елда табыш алган булулары шарт.

«Аерым шартлар, карарларны үтәүгә карап, салымны бер елга кадәр кичектереп түләү мөмкинлеге бирелә. Зур күләмдә салым түләүчеләргә бу срок өч елга, төп системаны тәшкил итүче стратегик оешмаларга биш елга кадәр озайтылырга мөмкин», — диде Андрей Никиташин.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев