Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Халык язучысы Гәрәй Рәхимне соңгы юлга озаттылар (+фотолар)

Бүген Казанда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры янында Татарстанның халык язучысы Гәрәй Рәхим соңгы юлга озаттылар.

 

Бу хакта  "Татар-информ" яза.

Мәрасимне Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова алып барды. Хушлашуда Лениногорск Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Владимир Друк, Федотовка авыл җирлеге башлыгы Валентина Павлова катнашты.

Гәрәй Рәхимнең улы Давыт Родионов барлык кешегә рәхмәтен белдерде. «Безнең гаиләгә әтинең якыннары зур ярдәм күрсәтте. Ул гомере буе татар әдәбияты, милләт өчен эшләде. Чирләгән вакытта да гел эш дип чабып йөрде. Үзен зур кеше итеп санамады. Юбилеена тапшырулар чыккач, карале, мине халык белә, мине зурлыйлар икән, дип сөенгән иде», — диде ул.

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, депутатлар исеменнән Гәрәй Рәхимнең якыннарының кайгысын уртаклашты.

«Һәр авыл гүзәл табигате, матур өйләре белән генә түгел, ә анда туып үскән, авыл дип, янып-көеп яшәгән уллары-кызлары белән данлы. Григорий Васильевич та безнең сөекле улыбыз. Ул Лениногорск районында бердәнбер керәшен авылы — Федотовканы үзенең үткен каләме, иҗаты, хезмәте белән күпләргә танытты», — диде Федотовка авыл җирлеге башлыгы Валентина Павлова.

Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин сүзләренчә, Гәрәй Рәхим беркайчан да керәшеннәрне татарлардан аерып карамаган. «Бербөтен дип таныды. Шул ук вакытта, көрәшен гореф-гадәтләренең үсүен, югалмавын теләде», — диде ул.

Хушлашу мәрасимендә Камал театры артистлары, Татарстан Язучы берлеге әгъзалары, министрлык вәкилләре, татар җәмәгатьчелеге катнашты. Язучыны Габишево авылы зиратында улы Кубрат янында җирләделәр.

Рамил Гали фотолары

https://tatar-inform.tatar/news/tatar_world/07-09-2021/kazanda-halyk-yazuchysy-g-r-y-r-himne-so-gy-yulga-ozattylar-5836681

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев