Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хатирәләр: сугыш балачакны урлады

Менә инде 77 нче мәртәбә Җинү көнен билгеләп үтәбез.  Явыз дошманны туган илебездән куып чыгарганга шактый вакыт үткән икән.

4 буын сабыйлар үсеп, бу дәһшәтле сугышны кинодан, китаптан, әти-әнисе сөйләвеннән генә белә, дип уйлыйм. Бу илебез узган тарих. Тарихын белмәгән кешенең киләчәге юк.

Буыннан-буынга бу сугышның нинди коточкыч фаҗигага китергәнен, нинди югалтулар, кан коюлар аша гына җиңүне яулый алуыбызны  балаларыбызга, оныкларыбызга һәрдаим сөйләп торырга тиеш. Шәхси үрнәк зур роль уйный. Юкка мени ил житәкчеләребез 9 май көнне “Үлемсез полк”ка чыгып, беренче рәткә басып, сугышта катнашкан якыннарының фоторәсемнәрен күтәреп чыгалар. 


Бу көннәрдә уку йортларында Бөек Җиңү көненә багышланган күп чаралар уза. Шундый бер чарада оныгым Алсу Сабитова яттан сугыш темасына хикәя сөйләп, конкурста җинү яулады. Сөенеп, шатланып әсәрнең эчтәлеген сөйләп бирде. Автор Сергей Алексеевның “Тун” хикәясендә сугыш чоры сурәтләнә,  Ленинградтан Ладога күле аша блокадада калган яшь балаларны “Зис-5” машинасының әржәсенә утыртып, боз аша алып чыккан вакыйга турында сүз бара. Биредә  Коряков фамилияле шоферның мәрхәмәтлелеге оста итеп тасвирланган. Бу әсәрне тыңлагач, оныгыма үземнең бабам да, нәкъ Коряков кебек, шул ук юлдан машина белән йөргәнен, Ленинград фронтында хезмәт итүен, Ладога күле аша  ач халыкка икмәк ташуы, яралы солдатларны, балаларны тылга ташыганын сөйләдем. Бу  турыда бабамның сөйләвеннән ишетеп белә идем мин.

Минәхтәм бабай Зиннуров сугышка кадәрле үк  Шөгер нефтебитум заводында шофер булып эшләп киткән. Сугыш вакытында шофер солдатлар бик кадерле булган. Күп машиналар алыштырган бабам. Кайсысы бозга, кайсысы бомбежкага эләгә. “Шоферлар җитми, шоферлар кирәк, машина тылда эшләнә - сез кадерле безгә!”- дия торган булганнар.

 Бабайның, 1930 елгы малае (минем әтием), 12 яшьлек Шамил Зиннуров, әтисенә фронтка җылы хатлар язып торган. Бик матур почерк белән, бер хатасыз хатларын әле дә саклыйбыз. Бабай үз чиратында, кадерләп саклап алып кайткан аларны, түш кесәсендә йөрткән. Берничәсе әтием язган хатлар “Адресат  выбыл” дип, кире кайткан. Шамил һәр хатында кырда әнисе белән колхоз эшендә тырышып эшләүләре, табигатьтәге үзгәрешләрне, елның ничек килүен, умарта кортларының исән-сау кышлауларын, сарык бәрән китергәннәрен, бишле билгесен бик күп алуларын  куанып язган.

Кулымда әтинең 1 сыйныфта төшкән фоторәсеме. 1941 ел. 19 май көнендә  төшкән булганнар  икән. 3 сыйныф укучылары. Уртада укытучы абыйлары Кадыйр Шәйморатов  дип язып куйганнар фото артында. Керкәле мәктәбе укучылары. Минем әти абыйсы кырыена утырган икенче рәттә (якалы пәлтә кигән). Менә  алар – сугыш чоры балалары, 1941 ел балалары. Бик иртә олыгайган балалар! Сугыш аларның балачагын тартып алган!      

 Укырга яратты, төрле яклап белемле, укымышлы ир-ат иде безнең әти. Безгә дә китапка  кызыксыну уятты. Биш кызы да укытучы һөнәрен үзләштерде. Биш кызның сигез кызы хәзерге вакытта районыбыз, республикабыз мәктәп-колледжларында хезмәт куя. Зур педагогик династияне тәшкил итә. Зиннуровлар династиясенең педагогик стажы 400 елдан артып китте. Районыбызның иң зур санлы педагогик династиясен тәшкил итәбез. Күбебез зур дәрәҗәле исемнәргә ия, безнең хезмәтне балаларыбыз дәвам итә.

Сугыш чоры турында, бабаларыбыз, абыйларыбыз батырлыклары турында укучыларына сөйли. Шулай итеп хәтер, истәлек, данлау дәвам итә. Менә хәзер оныкларыбыз Алсулар, Әминәләр  сугыш чоры хикәяләрен сөйләп, патриотик җырлар җырлап, сәхнәдән ватандашларны искә алалар. 
         

Энже Шәрифуллина, Түбән Чыршылы.

Мәкалә тулысы белән "Заман сулышы" газетында басылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев