Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хатын-кызларга бала тудыру өчен оптималь яшь кайчан?

Хатын-кыз беренче баласын иртә репродуктив яшьтә яхшы таба. Бу хакта РИА Новости агентлыгы табиб-гинеколог Юлиана Абаевага сылтама белән хәбәр итә.

 

«Репродуктив яшь дигән төшенчә бар: иртә репродуктив — 35 яшькә кадәр һәм соң репродуктив — 35 яшьтән соң һәм менопаузага кадәр. Бала табу өчен оптималь яшь — 35кә кадәрге иртә репродуктив яшь», — диде ул.

Абаева сүзләренчә, бу яшьтә хатын-кызларда овариаль запас (аналык бизләрендә фолликулалар саны) яхшы була, аларда күкәй күзәнәкләре «саклана».

Гинеколог билгеләп үткәнчә, ике бала арасындагы иң оптималь ара — ике ел. Шул ук вакытта, 40 яшьтән соң бала табу ана һәм яралгы сәламәтлеге өчен сизелерлек куркыныч тудыра, дип өстәде ул.

 https://tatar-inform.tatar/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев