Хәниевлар гаиләсе: күңел түрләре иркен, уйлары - игелектә
Авылда җиде классны тәмамлап, тормыш арбасына җигелеп, аны тартканда тешне кысып булса да түзеп, Казахстанда чирәм җирләрне буйсындырып кайтканнар алар.
Сүзем – Лениногорскида алты дистә ел бергә яшәүче Хәниевлар гаиләсе турында.
Алар белән очрашу күңелемдә җылы тәэсирләр генә калдырды. Шәһәрнең Писмән бистәсендә җыйнак кына, пөхтә өйдә төз гәүдәле Әхәт абый, янәшәсендә мөлаем йөзле, татар хатын-кызларына хас булганча, сабырлык күрсәтеп Мәгъзурә апа каршы алды. Гаилә хуҗасы сиксәннән өстә булса да, егетләрчә әле. Моның сере дә бар икән бит: ул көн саен физик күнегү – отжимание ясый! “Унбиш-егермене ясыйм”, - ди ул. Афәрин, яшьләргә дә үрнәк булып тора. “Исәнлек булганда, хәрәкәтләнергә кирәк. Иртән биштә торам. Эт белән урамны әйләнеп йөреп кайтам. Әби дә иртән зарядка ясый”, - ди.
14 яшеннән бирле эшсез тормаган Әхәт абый Хәниевка мондый күнегүләр вак-төяк кенә. Югары Чыршылы авылында туып, 7 классны тәмамлагач, колхозга эшкә китә. Нинди эш булган, барысын да карусыз башкарган. Олылар белән бергә Курманайга урман кисәргә дә җибәргәннәр. Ат белән урман чыгаруда эшләгән. Әтисе сугыштан кайтмый, дүрт бала әтисез үсә. Аннан армия хезмәте. Солдат бурычын үтәп кайткач, үз авылында янәдән эшкә җигелә. Әлбәттә, яшьлек үзенекен итә, Түбән Чыршылы авылыннан булган сөйкемле кыз – Мәгъзурәгә егетнең күзе төшә. Уңган кызның сыер савучы булып эшләгән чагы, ә егет машинада – шофер. 1962 елның август аенда танышалар, шул ук елның декабрь аенда гаилә корып җибәрәләр.
Мәгъзурә Мирҗан кызы да авырлык, юклык белән үскән. Сугыш башланасы ел адыннан, 1940 елда туа. Әтиләре сугышка киткәндә ул 5 айлык булып кала.
- Биш бала үстек. Әти сугыш бетеп, 1946 елда гына кайтты. Сугыштан соң Мәскәүдә эшләгән әле ул. Башта әтигә ияләшә алмыйча тордым, 6 яшемдә генә беренче мәртәбә әтине күрдем булып чыга бит, - ди Мәгъзурә апа.
Ул 5-6 яшьтән үк әниләр белән кырга эшкә, чүп утарга йөри идек, аннан чүмәлә өйдек, кечкенәләрдән чүмәлә таптаттылар, дип искә ала. 8 нче сыйныфны тәмамлагач, фермага бозаулар карарга керә. “40 баш бозау бирделәр карарга. Куркып кына алынсам да, Аллага шөкер, бозау санын киметмичә үстердем. Яхшы хезмәт өчен бер баш бозау биргәннәр иде. Таналар да өйрәтергә туры килде, сыер да саудым”, - ди сөйли хезмәт еллары турында. Барлыгы 7 ел фермада хезмәт куя.
Әхәт абый белән өйләнешкәч, 4 айдан соң яшь гаилә Казахстан ягына китә. Мәгъзурә апаның бертуган апасы белән җизнәсе анда киткән булганнар, алар чирәм җирләрне ачканнар. Хәниевлар гаиләсе дә бәхетне сынап карарга була.
Әйтергә кирәк, Казахстанда шулай чирәм җирләрне буйсындырырга килүчеләр күп була. Килүчеләрнең барысын да яхшы каршы алганнар. Хәниевларга да фатир бирәләр. Гаилә хуҗасы руль артына утыра, машинада, комбайнда, “К-700” тракторында да эшләргә туры килә.
- Казахстанда җирләр тигез, туфрагы йомшак иде. Бездәге кебек ташлы түгел. Совхозлар бай, мәсәлән, бер совхозда гына 200дән артык комбайн, 90нан артык К-700 тракторы бар. Эшкәртә торган җирләр шакмаклап бүленгән иде. Безнең кебек башка төбәкләрдән килүчеләр күп иде, төрле милләтләр дус, кызык, күңелле итеп яшәдек, - дип сөйли Әхәт агай. Аның эшләгән хезмәтен бәяләп, 1974 елда “Почет билгесе” ордены тапшыралар.
Бер-ике ел гына яшәрбез дә кайтырбыз дип киткән Хәниевлар гаиләсе 19 ел Казахстанда булалар. Гаиләгә шатлык-куаныч өстәп, өч бала туа. 1964 елда олы кызлары – Люция, 1968 елда – Лилия, 1972 елда – Риф дөньяга килә.
Хәниевлар гаиләсе 60 баш каз, 20 капчык бодай белән 1982 елда Лениногорскига кайтып төшәләр. Муллык белән кайталар. Казларны авылда калдырырга туры килә. Үзләре исә тору, эшләү урыны эзләү белән мәшгульләр. Хәзер яши торган йортны сатып алалар. Гаилә хуҗасы ул чактагы УПНПиКРСка керә. Механизатор булып эшли, ә сезонлы эш вакытында колхозларга булышырга җибәргәннәр. “Лениногорск совхозында, Иске Иштирәктә, тагын бик күп җирләрдә эшләдем. Комбайн белән икмәк уруда катнаштым, тракторга да утырдым. 1999 елда пенсиягә чыктым, ләкин эшемне дәвам иттем, 2004 елда исә туктадым. Шулай итеп, 50 ел стаж белән лаеклы ялга чыктым”, - ди ул.
Язманы тулысы белән "Заман сулышы" газетында укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев