Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Уены-чыны бергә: Яңа ел белән, күрше

Яңа ел белән иң беренче булып күршем Гаптери котлады.

– Яңа ел белән сине, күрше! Иске үпкәләрне онытып, килешик. Үгез елы булса да, үгез кебек сөзешеп яшәмик, – ди бу.

Ярты ел буе сөйләшми йөргән күршемнән шундый сүзләр ишеткәч, күңелләр тулып китте. Күп кирәк мени адәм баласына.

– Яхшы, – мин әйтәм, – быелдан башлап мин дә синең тавыкларга таш атудан туктармын. Теге чуар тавыгыңны җәй көне, ни, мин бәреп үтергән идем. Үпкәләрсең, дип, соңыннан урамга томырдым.

– Анысы синең алда минем дә гаебем бар, күрше. Көз көне кәҗәңнең аягын мин сугып имгәттем бит. Купкан рәшәткә табып, бакчадагы бөтен кәбестәләрне кимереп чыккан иде. Сизмәсен, дип, кәҗәңне аннары урамга чыгарып җибәрдем.

Моны ишеткәч, күз алларым караңгыланып китте. Ачудан буылыр хәлгә җиттем хәтта. Ярсымас җирдән ярсырсың, 5әр литр сөт бирә торган затлы нәселле кәҗә иде бит ул. Башта бер генә уй: “Ничек үч алырга?!” Әһә, җае чыкты. Гаптерине күрүгә ярсып өрергә тотынган Сарбай янына йөгереп килеп, аны бәйдән ычкындырып җибәрдем.

Гаптери, куркуыннан, капканың кай якта икәнен дә онытып, коймага үрмәләде. Инде менеп җитеп, урамга сикердем дигәндә генә, кадакка эләгеп, өр-яңа тунының чабуы аерылып китмәсенме!

Ничек кабынсам, шулай тиз суындым да. Сарбайны тотып, сарайга яптым.

Күршем еламый гына:

– Баҗай кичә генә алып кайткан иде, илле мең тора, – ди.

– Кичерә күр, зинһар! Коймага үрмәләрсең дип башыма да китермәгән идем. Сарбай, өрсә дә, тешләми ул, куркыта гына. Әйдә, безгә керик әле. Ни дисәң дә Яңа ел бит бүген.

Өйгә кереп азрак кәефләнеп алгач, Гаптери дә тынычлана төште:

– Ярар инде, тун дип үлеп булмый, күрше хакы кыйммәтрәк тора, – ди.

Тиз генә бәллүр чәркәләрне тутырдым да тост әйттем:

– Кәҗә мал түгел, баҗа туган түгел!

Миңа Гаптери дә кушылды:

– Баҗа малы миңа җәл түгел!

 

Фирдәвес Зариф

 https://shahrikazan.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев