Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Киләсе елда кайбер лениногорскилылар 121 көн ял итәчәк

Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы 2023 елга җитештерү календарен бастырып чыгарды.

Киләсе елда атнасына биш көн эшләүчеләрне 121 көн ял, шул исәптән 17 эшләми торган бәйрәм көне көтә.

Татарстанда 2023 елда эшләми торган бәйрәм көннәре түбәндәгеләр булачак:

1-6 гыйнвар һәм 8 гыйнвар – Яңа ел каникуллары;

7 гыйнвар – Раштуа бәйрәме;

23 февраль – Ватанны саклаучылар көне;

8 март – Халыкара хатын-кызлар көне;

1 май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме;

9 май – Җиңү көне;

12 июнь – Россия көне;

30 август – Татарстан Республикасы көне;

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне;

6 ноябрь – Татарстан Конституциясе көне;

Ураза бәйрәме һәм Корбан бәйрәме.

Ураза бәйрәме һәм Корбан бәйрәме башлану көннәре Татарстан Президенты Указы белән билгеләнә. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итүенчә, Ураза бәйрәме киләсе елда – 21 апрель, Корбан бәйрәме 28 июньгә туры киләчәк.

https://vatantat.ru/2022/10/95257/

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X