Киләсе елдан Россиядә пенсияләр түләү тәртибе үзгәрәчәк
2021 елда эшләмәүче пенсионерларның картлык буенча иминият пенсиясенең уртача еллык күләме 17 541 сум тәшкил итә.
Россиядә 2022 елның 1 гыйнварыннан пенсияләрне түләү һәм аларның исәпләнүен контрольдә тоту буенча яңа кагыйдәләр үз көченә керә.
Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы раслаган яңартылган кагыйдәләр нигезендә гадәттән тыш хәл режимы кертелгән территорияләрдә пенсияләр билгеләнгән датадан алдарак бирелә ала. Моның өчен алучыга Пенсия фондына гариза язарга кирәк, дип хәбәр итә «Парламентская газета».
Моннан тыш, акчаны илтеп бирү турындагы гаризага төгәллекләр кертереп булачак. Әйтик, почта аша акча алырга теләгән кеше агымдагы айда алынмаган сумманы банкка күчерү турында мәгълүматны күрсәтә алачак.
Төп яңалыкларның берсе буенча, суд кәгазьләре буенча түләүләр дәүләт тарафыннан алып калуга кагыла. Хәзер пенсионер банкрот дип танылса, акчаны алып калу тыела.
Моннан тыш, яңа кагыйдәләр буенча, вафат булган кешенең пенсиясен аның законлы варислары алырга мөмкин: аларга Россия Пенсия фондына гариза җибәрергә кирәк. Шулай ук дәүләтнеке булмаган фондлардан акча алган россиялеләр дә, ул оешмалар ябылса да, тупланма өлеш алачак.
Элегрәк Пенсия фондында түләүләрне туктату өчен шартларны атаганнар иде. Аерым алганда, кеше ярты ел дәвамында үзенә тиешле акчаны алмаса, пенсия бирү туктатыла. Моннан тыш, пенсия акчалары Россиядә яшәү өчен теркәлгән вакыты чыккан чит ил пенсионерларга бирелми. Шулай ук башка ил территориясендә даими яшәүче россиялеләр дә пенсиядән мәхрүм ителә ала.
Картлык буенча иминият пенсиясе ике өлештән тора: беркетелгән түләү һәм иминият өлеше. Беркетелгән түләү эш стажына бәйле түгел һәм ел саен индексацияләнә. Иминият өлеше иминият стажының дәвамлылыгына һәм хезмәт хакы дәрәҗәсенә бәйле. 2002 елдан башлап, аны исәпләгәндә, стаж түгел, ә иминият кертемнәре күләме төп критерий булды. Нәкъ менә аңа карата сораулар еш туа.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев