Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Код та, чурт та ярдәм итмәде...

Энебез, хатыны белән аерылышкач, эчә башлады, менә 5-6 ел инде туктамыйча эчә. Без аны хатыны бозып киткәндер дип уйлыйбыз инде, чөнки моңарчы эчми иде бит ул.

Никах белән ике-өч ел тордылар алар, туйга барып җитә алмадылар. Аннары ул хатын башка ир табып йөри башлады, шуңа кияүгә чыкты хәзер.

“Вконтакте”да карыйм мин аны кайчак – кияүдә, шат йөзле. Энебез­гә күрсәткәнем юк инде аның шат чыраен, киресенчә, тагын да ныграк боегып калыр. Менә шулай: аерылышуга берсе шат, ә икенчесе эчүгә сабышты...

Ул хатын эшләргә яратмады. Монда безнең әниләргә кайтканда да аягын бөкләп утыра иде дә, кымшанмый иде. Кибеттә сату сатып карады, аннары сөт заводына керде, басылып эшли алмады. Гаиләне безнең энебез тартты. Ахыр чиктә хатыны энебезне барыбер ташлады, чыкты да китте. Ә энебез аны яраткан ахрысы, бик авыр кичерде, эчүеннән туктый алмый менә хәзер. “Ташларга көчем юк, күземә әллә ни­ләр күренә. Берәр әйбәт әбигә алып барыгыз мине, өшкертегез”, – дип әйтә.

Ул хәзер гел айнымый инде. Әле 35е дә тулмаган. Әнидә яшәгәч, аны да интектерә, азаплап бетерде инде. Әнинең пенсиясен көтеп кенә тора, булмаса, эчәргә урамда барыбер таба. Аракы дигәндә акчаны каяндыр таба бит алар. Ашарга дигәндә тапмасалар да, эчәргә дигәндә шундук табыла. “Кайнар нокта”да хезмәт иткәне өчен пенсиясе дә тамып тора. Иртә таңнан эчә башлый. Теге хатыннан балалары да булмады, баласы булса, бәлки, тыелыр иде дә.
Кайчак шабашкага алып киткә­ли­ләр, берәр атнага чыдый да, аннары тагын кайтып эчәргә тотына, озаклап эшли алмый. Чирләп тә күрсәтте инде, көзән дә җыерды үзен, дәваханәләргә дә салып карадык. Юк инде, юк, булмагач булмый. Аннан кайта да, тагын эчә башлый.

Инде аптыраган. “Әллә, мин әйтәм, әнкәй, урамда үлеп кенә калсын микән соң бу”, – дип тә карыйм. Карап торып үтерәсе дә килми бит әле аны, кызгандыра да, ни дисәң дә энекәш бит. Тагын барып, юллап алып кайтабыз. Авыл халкы шакката инде, ничек үлми микән бу, диләр. Ашап эчә бит ул, ашамыйча эчсә, күптән үләр иде. “Ник эчәсең?” – дип тә карыйбыз. “Минем эчмәсәм кан тамырларым тарая да, кан йөрми башлый”, – ди ул. Бәйләп тә куеп караганыбыз бар. Акыра, бәргәләнә, аңлатып бетерә торган түгел. Гади генә алкоголизм түгел­дер бу, дип шик­ләнәм.

Дөресен генә әйткәндә, аның хатыны да эчәргә ярата иде. Үзе сыра алып кайтып утырта иде. Энекәшне аклыйсыбыз да килә, гаепне хатыннан гына да күрергә кирәк түгеллеген аңлыйбыз. Бер караганда, энекәшне күралмыйбыз, икенче караганда, күз яшьләре белән елаганда, кызганыч та. “Туктый алмыйм бит! Берәр нәрсә эшлә­тегез инде!” – дия-дия елый инде ул. Кай­чак айнып, көне буена айнык йөри ул. Ләкин төнгелеккә барыбер ни дә булса алып кайтып куя, шунсыз йоклый алмыйм мин, ди. Аек көннәре бик сирәк инде аның. Ике-өч айга өч-дүрт көн җыела микән? Аек дигәне дә шулкадәр генә инде аның, йөрәген кая куярга белмичә аптырап, сызланып кына йөри.

Берзаман ниндидер рекламага ышанып, Казандагы бер клиникага йөртә башладык. Атна буена йөрдек. Аруланган шикелле булды. Ләкин дәвалау курсы тәмамланып атна-ун көн узды микән – кабаттан эчәргә тотынды! Анда ниндидер уколлар салганнар иде, әллә ялган булды шунда, аңламадык та. Чаллыда да уколлар ясатып карадык, “кодирование” булды анысы. Баш сөягенә зур энәләр кадап укол салдылар. Белмим, бәлки кемгәдер файдасы тия торгандыр, ләкин безнең энебез шул кодированиедан соң тагын да катырак эчәргә тотынды. Эчеп үлгәнче дип, аптырагач, теге кодирование дигән нәрсәне “сүндереп” кайттык.

Шул кодирова­ниедән соң кайбер кешеләр әллә куркып, әллә чынлап та эчүдән бизеп, туктыйлар бит. Минем бер танышымның ире, шуннан кайткач, аракы исеннән үк коса торганга әйләнде. Безнең энебез туктамады, әллә акча гына суыра торган шарлатаннар эләкте? Аннары берзаман күрше авылдагы бер карчыкка алып бардык, ул энекәшне өшкерде, алып чыгып костырды. Шуннан соң энекәш ике ай эчмәде, янында эчеп утырсалар да капмады. Үзем дә шаккатып йөргән идем аңа ул вакытта. Ул әби үлгән диделәр инде.

Берәр утрау булса, шунда гына илтер идек, юк бит. Үзебез дә шушы авылда торгач, бик авыр. Урамда очрап, өебезгә килеп, арттан калмыйча: “Апа, апа, бер генә чүлтилек бир инде”, – дип сөйрәлеп йөри. Урам уртасында галуш белән тотып кыйнадым да инде, “эндәшмә ми­ңа”, дидем. “Син миңа туган түгел, ваз кичтем синнән!” – дидем. Бераз гына тукталып торса, ничек тә өй­ләндереп булмасмы дип тә уйлыйм. Ераграк авылдан, эчкәнен белми торган кеше булса, кияүгә чыгып, энекәшне рәткә китерә алмас иде микән? Дулаганда, участковыйны чакырганыбыз бар. Штраф язды да китте, анысын да без түләргә тиеш. Ник алып китеп япмыйлар аны? Нишләргә? Мин белмим, мин җиңелдем.

Исерекнең апасы.
“Язмыш кочагы” гәзите сайтыннан алынды.

https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2022-08-09/kod-ta-churt-ta-yard-m-itm-de-2902203

https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев