Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Көнче егеттән качуың хәерле....

Беркөнне полиция хезмәткәрләре бер кызны китерде. Күз төпләре кара янган, тәнендә карарлык җире калмаган.

Егете белән бергә яши башлавына әле ярты ел да юк икән. Кыз үзе зур бер кибеттә менеджер булып эшли. Авылдан. Ә егете белән эш урынында танышкан. Кыз аның хатын-кызга карата игътибарлы булуына, ягымлы сөйләшүенә мөкиббән киткән. Һәр очрашуга кочак-кочак чәчәк бәйләме белән килгән, алтын алкалар бүләк иткән. Аннан егет бергә яшәргә тәкьдим иткән.

Әнисе вафат, әтисе башка хатын белән яши икән. Ә фатир егеткә калган. Бергә яши башлап бер ай үткәндерме, егете кызны хыянәт итүдә гаепли башлаган. Кул белән уйнаулары да гадәти күренешкә әверелгән. Соңгы тапкыр кыйнавы турында күз яшьләрсез дә сөйли алмый кыз. Эш сменасы азагында кибеткә товар китергәннәр, җаваплы кеше буларак, әлеге кыз аларны кабул итәргә мәҗбүр була һәм өенә ике сәгатькә соңлап кайта. Өйдә шактый салмыш хәлдәге теге егет әшәке сүзләр белән каршы ала. "Кайда йөрдең? Синең башка егетең бар бит" дип тукмарга керешә. Кызның ачыргаланып кычкыруын күршеләре ишеткән, шулар полиция чакырткан да. 

Кызның баш мие селкенгән, берничә кабыргасы сынган иде, бите турында әйтеп тә торасы юк. Полиция хезмәткәрләре кыздан сорау алды анысы. Егетне суд көтә, диде алар. Менә шундый ир-егетләрнең кыланмышына ник түзеп тора икән акылсыз хатын-кызлар? Мин феминист түгел, әмма үз-үземнең бәямне беләм. Хөрмәтле әти-әниләр, сезгә мөрәҗәгать итәм, кызларыгызны яратыгыз, үз бәясен белеп үссеннәр. Менә шундый зимагурлардан ерак торсыннар. Тукмаклар астында яшәгәнче, тыныч тормыш җан рәхәте бит. 

Айгизә, Казан.

"Ш.К." сайтыннан

Фото: Лениногорск-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев