Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Контракт төгәлләнгәч, элеккеге эш урынына

Лениногорск шәһәре һәм районы хәрби комиссариаты контракт буенча хәрби хезмәткә чакыра. Контракт буенча хәрби хезмәткә кагылышлы сораулар белән без Лениногорск хәрби комиссары Рөстәм Мисбаховка мөрәҗәгать иттек.

-Рөстәм Шамилевич, хәрби хезмәт контрактын кемнәр төзи ала?


-Контракт буенча хәрби хезмәткә 49 яшькәчә булган, армия сафларында хезмәт итеп кайткан ир-егетләр чакырыла, алар армиядә хезмәт иткәндә алган һөнәрләре буенча 4 айга килешү төзи алалар.


-Контракт буенча хезмәт өчен нинди түләүләр каралган?


- Хәрби хезмәт контракты төзегәндә 200 мең сум күләмендә бер тапкыр түләү, хезмәт вакытында һәр ай саен  205 меңнән алып 270 мең сумга кадәр һәм көненә 2 мең сум күләмендә өстәмә түләү булачак. 


- Армия хезмәтен элегрәк үткәннәр өчен һөнәри әзерлек, медицина ярдәме, туклану, гомумән, хәрби контракт төзүче өчен ниләр каралган?


- Хәрби һөнәри белемнәрен арттырырга теләүчеләр өчен уку үзәкләрендә махсус программа буенча уку, бушлай кием-салым, туклану, мәҗбүри иминиятләштерү каралган,  шулай ук, ай саен өстәмә түләү белән хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы статусы биреләчәк.


-Контракт буенча хәрби хезмәт срогы чыкканнан соң нинди дә булса льготалар булачакмы?


- Әйе, контракт буенча хезмәт итеп кайтучыларның элеккеге эшләренә янә урнашу, яисә башка эшкә урнашу мөмкинлеге булачак. Алар хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар өчен каралган барлык льготалардан файдалана алачаклар.


-Контракт буенча хәрби хезмәт килешүен төзү өчен кая мөрәҗәгать итәргә? 


- Моның өчен яшәү урыны буенча, димәк, Лениногорск шәһәре һәм районында яшәүчеләр үзебезнең шәһәр комиссариатына килергә, үзең белән паспорт, хәрби билет, СНИЛС, ИНН һәм банк исәбенең реквизитлары булырга тиеш.

Белешмәләр өчен телефоннар: 8 (85595) 5-09-02, 5-08-94, 5-08-96

https://photo.tatar-inform.ru/ фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев