Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Корбанны ничәсе чалалар һәм корбан чалу кемгә мәҗбүри?

Быел Корбан гаете 20 июльгә туры килә.

 

Ислам календаре буенча Корбан бәйрәме (гарәпчә Гыйд әл-Әдха) Зөлхиҗҗә аеның 10нчы көнендә башлана. Быел бу бөек бәйрәм 20 июльгә туры килә. Ибраһим пәйгамбәрдән килгән гадәт буенча, бу бәйрәм көнне мөселманнар корбан чалалар. Татарстан Диния нәзарәте корбан чалу тәртипләрен аңлатты.

Корбан чалу 3 көннең берсендә башкарыла:

беренче көнне (Зөлхиҗҗә аеның 10нчы көнендә, ягъни 20 июльдә);
һәм алдагы ике көндә (Зөлхиҗҗә аеның 11 һәм 12нче көннәрендә, ягъни 21 һәм 22 июльдә).
Корбан чалу түбәндәге кешеләргә мәҗбүри:

мөселман;
ирекле;
мосафир булмаган;
нисаб күләмендәге малга ия кеше;
бәйрәм көнендә.
Аллаһы Тәгалә корбан чалучыларның корбаннарын кабул итсә иде һәм Үзенең рәхмәте белән бүләкләсә иде. Гаиләләрегезгә, туганнарыгызга һәм якыннарыгызга бу дөньяда һәм ахирәттә тынычлык һәм иминлек, бәхет телибез, диелә бу хәбәрдә.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/questions_answers/30-06-2021/korbanny-nich-se-chalalar-m-korban-chalu-kemg-m-b-ri-5827885

http://atnya-rt.ru/news/khbrlr/korbanny-nichse-chalalar-m-korban-chalu-kemg-mbri

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев