Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Коронавирус инфекциясен йоктыру куркынычы артты

«Омикрон»ның яңа вариантлары таралгач, җәйге чорда коронавирус инфекциясен йоктыру куркынычы артты, шунлыктан саклык чараларын үтәргә кирәк.

Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) сайтына сылтама белән хәбәр итә.

Элегрәк ведомство коронавирус йоктыру куркынычын киметү өчен чиргә тиз бирешә торган гражданнарга кеше күп йөри торган урыннарда һәм җәмәгать транспортында битлек кияргә киңәш иткән иде.

Әгәр үзеңне начар хис итсәң, хәтта коронавируска ясалган тест нәтиҗәсе тискәре булса да, әйләнә-тирәдәгеләр белән аралашмавың хәерле, дип искәрттеләр ведомствода.

Роспотребнадзорда билгеләп үтүләренчә, үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәү, авыру симптомнары күзәтелсә, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итү – өйгә табиб чакырту һәм аның киңәшләрен үтәү зарур.

Моннан тыш, коронавирус инфекциясе таралуын кисәтү өчен бүлмәне даими рәвештә җилләтергә, шулай ук кулны сабын белән юарга кирәк. Роспотребнадзорда чиргә тиз бирешә торган гражданнарга (алар арасына өлкәннәр һәм хроник авырулардан интегүче кешеләр керә) халык күп җыелган урыннарда битлек кияргә кияргә киңәш итәләр. Чирнең авыр формада узуыннан вакцинация ярдәмендә сакланырга мөмкин, һәр ярты ел саен прививка ясатырга кирәк, дип искәрттеләр ведомствода.

http://agryz-rt.ru/news/slamtlek/koronavirus-infektsiyasen-yoktyru-kurkynychy-artty

https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев