Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү тәртибенә үзгәрешләр кертелде

Өч һәм аннан күбрәк баласы булган гражданнар Татарстан Җир кодексының 32нче маддәсе нигезендә җир кишәрлеге бирү турында гариза биргән көндә социаль найм килешүе буенча бирелә торган торак урынына мохтаҗ буларак исәптә торса һәм гаиләдә ата яки ананың - икесенең берсенең республика территориясендә яшәү вакыты биш елдан ким булмаса гына бушлай җир кишәрлеге алу мөмкинлегенә ия.

Әлеге таләпләр закон үз көченә кергәннән соң җир кишәрлеге бирү турында гариза бирүче гражданнар өчен генә билгеләнә.

Шул ук вакытта  республика территориясендә даими яшәү дәвамлылыгы һәм социаль найм килешүе буенча бирелә торган торак урынына мохтаҗлык турында закон проектында тәкъдим ителә торган таләпләргә туры килми торган өч һәм аннан күбрәк баласы булган гаиләләр Татарстан Җир кодексының 32нче мадәсе 3нче пунктының 2нче пунктчасы нигезендә җир кишәрлеген бушлай алу хокукын саклап калалар.

Закон нигезендә шулай ук өч һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләрне Татарстан Җир кодексының 32нче маддәсе 3нче пунктының 1нче пунктчасы нигезендә җир кишәрлеге алу хокукына ия гражданнар исемлегенә кертү турында карар кабул итү өчен кирәкле документлар исемлеге, шулай ук гражданнарны күрсәтелгән исемлекләрдән төшереп калдыру очраклары билгеләнә.

http://zainsk-rt.ru/news/ya%D2%A3alyiklar/kp-balaly-gaillrg-ir-kishrleklre-bir-trtiben-zgreshlr-kertelde

https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев