Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Күрше районда тугыз яшьлек малай үзе генә балыкка киткән һәм батып үлгән

Бу турыда кичә 23.05 сәгатьтә ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру 112 номерына хәбәр иткәннәр.

Чирмешән районы Күтәмә авылында 9 яшьлек малай елгада батып үлгән. Аның мәетен авылдашлары судан чыгарган. Бу турыда кичә 23.05 сәгатьтә ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру 112 номерына хәбәр иткәннәр.

«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, якынча белешмә буенча, 9 яшьлек малай көндез үзе генә Күтәмә елгасына балыкка киткән һәм әйләнеп кайтмаган.

Баланы авылдашлары, полиция һәм 73нче янгын сүндерү часте хезмәткәрләре эзләргә чыккан. Алар малайның әйберләрен яр буенда күреп алганнар. Аннары һәлак булган баланың мәетен елгадан табалар.

Бала су коенырга теләгән булуы ихтимал. Әмма ул суда бата башлаган, кызганычка, аның янында ярдәм итүче булмаган.

 

https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-tugyz-yaslek-malai-yalgyz-balykka-kitkan-ham-batyp-ulgan-5855954

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев