Куакбаш авылында яшәүче Мидхәт Сәхаповның тормыш юлы улларына ватанпәрвәрлек мисалы булып тора
Чернобыль һәлакәте нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан батырлар арасында районыбызның Куакбаш авылында яшәүче Мидхәт Сәхапов та бар.
1986 елның 26 апрелендә Чернобыль атом электр станциясенең дүртенче энергоблогы реакторы җимерелә. Әлеге фаҗиганың нәтиҗәләрен бетерүдә 600 меңләп кеше катнашты. Аларның 3 меңнән артыгы – Татарстаннан.
Әлеге кешеләрнең үз-үзләрен аямый көрәшүләре, батырлыгы нәтиҗәсендә, сүз белән аңлатып бетергесез зур фаҗига булдырылмый калган. Районыбызның Куакбаш авылында, авылның уңган-тырыш, күп балалы гаиләсендә туып-үскән Мидхәт, һәрбер авыл малае сыман шук, кызыксынучан малай булган. Гомер буе авыл хуҗалыгында хезмәт куйган, йорт-мал тоткан әти-әнисенә булышкан, кечерәк туганнарына үрнәк булган. Мәктәпне тәмамлагач та, 1975 нче елда аны Совет Армиясе сафларына алганнар. Мидхәт Сәхапов Приморье краенда танк гаскәрләрендә хезмәт иткән. Ә туган авылы Куакбашка якын гына булган Чүте авылында аны сөйгән кызы Гөлүсә көтеп калган. Алар икесе дә Куакбаш мәктәбендә укыганнар, Гөлүсә Мидхәттән ике сыйныф түбәнрәк укыган.
Алар шунда танышып-дуслашып киткәннәр, тора-бара дуслык ике яшьнең иң саф тойгысына әверелгән. Армия сафларыннан әйләнеп кайткач, инде Мидхәткә Гөлүсәне көтәргә туры килгән. Чөнки кыз мәктәптән соң Минзәлә совхоз-техникумына укырга кергән булган, өч ел дәвамында шушы уку йортында зоотехник-организатор һөнәрен үзләштергән.
Яңа гына хәрби хезмәттән кайткан егет югалып калмаган, билгеле. Нәкъ җырдагы шикелле “кирәк икән – үзем танкист, ял иткәндә – гармонист” дигәндәй, тракторчы эше дә, шоферлык та, гомумән, кулы бөтен техниканы белгән танкист егеткә барысы да кулай булган. Ул үз колхозга шофер булып эшкә урнашкан.
Гөлүсә техникумны тәмамлап кайткач, 1979 нчы елда алар гаилә корганнар. Яшь гаиләне куандырып 1980 нче елда уллары Сирин туган, ике елдан тагын бер уллары Рим, тагын берничә елдан кызлары Миләүшә дөньяга килгән. Көтеп алган бәхеткә сөенеп, тыныч тормышта тырышып хезмәт куеп, тату гаиләдә балаларның тупырдашып үсүенә шатланып яшәгән бер мизгелдә, кайдадыр бик еракта, элек исеме дә таныш булмаган Чернобыльдә шартлау яңгыраган. Әмма бу шартлау бик еракта булса да, аның кайтавазы кечкенә генә Куакбаш авылына да килеп җиткән шул.
Мидхәт Сәхапов һәм аның тагын ике авылдашын Чернобыль һәлакәте нәтиҗәләрен бетерүдә катнашу өчен хезмәткә чакырып алганнар. Лениногорск шәһәре һәм районыннан бу фаҗига нәтиҗәләрен бетерү эшләренә 200 кеше алынган. 90 нчы елларда Лениногорскида Чернобыль авариясен бетерүдә катнашкан якташларыбыз үз төркемнәрен булдырган иде. Ул вакытта бу төркемдә 200гә якын кеше иде, кызганыч , бүгенге көндә алар нибары 25 әү генә калган.
Һәлакәт ликвидаторлары буларак хезмәткә чакырылганда, аларның бөтенесе радиацияләнәчәкләрен, сәламәтлекләрен, хәтта тормышларын нәрсәгә дучар итүләрен аңласа да, Ватан чакыруына колак салмауны башына да китермәгән. Ир-егет ил күрке булып калган.
Мидхәт Сәхапов һәм аның хезмәттәшләре шартлау булган атом электр станциясенең турыдан-туры реактор залында, атом төшләрен бүлү ярдәмендә электр энергиясен җитештерү өчен кирәкле җиһазлар урнашкан төп зал – машиналар залында янгын сүндерү, аларны һәлакәт калдыкларыннан арындыруда катнашкан.
“Кире әйләнеп кайтканда чәчләре ап-ак иде, авариянең башында ук китеп, сентябрьдә генә әйләнеп катты. Сәламәтлеге нык какшаган иде, шуннан бирле исәнлеккә туенып яши алмый. Әмма табибларга йөрергә, дә, хастаханәләрне дә яратмый. Умарта кортларыннан чактыру курсы үтә, авыртканны басарга файдасы бар ди”,- дип сөйли Гөлүсә ханым.
Әмма явыз үлем белән әллә ничә кабат күзгә-күз очрашкан ир-егет тормыштан гамен өзеп, югалып калмаган. Алар тормыш иптәше Гөлүсә Зәкиевна белән икесе, бик булдыклы, тырыш гаиләдә туып –үскән кешеләр.
Гөлүсә ханымның Әтисе Бөек Ватан сугышының башыннан-азагына кадәр булып, Берлинга кадәр барып җиткән, ул разведчик булган, сугыштан бары тик 1947 нче елда гына кайта алган. Әнисе сугыш вакытында колхозда тракторда эшләгән.
Мидхәт Гаязовичның әтисе дә сугышның башыннан азагына кадәр яу кырында булган. Төз атучы, укчы Гаяз Шәрапов илебез чикләрен җимереп кергән явыз фашистларны тар-мар итүдә геройларча көрәшкән. Тормыш иптәше Миңнури белән бергә алар җиде бала тәрбияләп үстергәннәр. Районыбызда танылган терлекче Сәхаповлар династиясенә менә шушы кешеләрдән башланган.
90 нчы елларда районыбызның Куакбаш авылында гына түгел, авыл хуҗалыгы алдынгылары булган Сәхаповлар гаилә подряды бөтен районга да билгеле иде. Гаилә подряды ул вакытларда элек ишетелмәгән, күзгә чалынмаган, тәме татып каралмаган нәрсә, иң беренчеләрдән булып менә шул эшкә гаиләләре белән бергә Мидхәт Гаязович һәм аның туганнары алынган.
“Без 250 баш сыер аңа өстәп 50 баш тана карадык. Бөтен көчебезне куеп, һәрберебез өчәр кеше башкара торган эшне башкарып чыга идек. Сыерларның сөт бирү күләме көннән-көн арта барды, уңышлы булды гаилә подрядыбыз. Бу эшнең ни дәрәҗәдә авырлыгын үзе эшләгән кеше генә белә инде, 85нче елдан 90 нчы елга кадәр шулай эшләдек. Аннары инде үз йортыбызда гына маллар тоттык, хәзер дә тотабыз”,- ди Гөлүсә ханым.
Үз мисалларында алар балаларын эшкә өйрәтеп үстергәннәр. Ризык һәм мал кадерен белү белән бергә, туганлык һәм газиз Ватанны сөю төшенчәләрен дә бала чакларыннан каннарына сеңдереп тәрбияләгәннәр. Мидхәт Гаязовичның тормыш юлы уллары Сирин белән Римгә ватанпәрварлык мисалы булып тора. Олы уллары Сирин хезмәтнең кеше хокукларын саклау юнәлешен сайлаган, ул юрист. Ә икенче уллары Рим бүгенге көндә махсус хәрби операциядә.
Сәхаповларның кызлары Миләүшә иң гуманлы һөнәр – табиблыкны сайлап алган. Балаларының барысы да гаиләле, алты оныклары да бар.
Мидхәт Гаязович озак еллар нефтьче оешмада оператор булып эшләгән. Ул үзе дә, 40 ел гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган тормыш иптәше дә – хезмәт ветераннары.
Исламия Галимова
фото: гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев